Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, Бөгелмә шәһәре һәм районында узган ТР Президентын сайлауларының якынча нәтиҗәләре билгеле. Сайлау хокукы булган гражданнарның саны Бөгелмә шәһәрендә - 67 009 кеше, районда - 16 850, барысы 83 859 кеше тәшкил иткән. Бөгелмә шәһәрендә - 3 019 кеше, авыл җирлекләрендә - 1 172...
Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, Бөгелмә шәһәре һәм районында узган ТР Президентын сайлауларының якынча нәтиҗәләре билгеле. Сайлау хокукы булган гражданнарның саны Бөгелмә шәһәрендә - 67 009 кеше, районда - 16 850, барысы 83 859 кеше тәшкил иткән. Бөгелмә шәһәрендә - 3 019 кеше, авыл җирлекләрендә - 1 172 кеше алдан тавыш бирү хокукыннан файдаланган.
13 сентябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә - 50 743 кеше, районда - 14 889 кеше үзенең гражданлык бурычын үтәгән. 2 886 кеше - өйләрендә тавыш биргән.
Бозылган бюллетеньнәр саны шәһәрдә - 447, районда - 40 булган.
Татарстан Республикасы Президенты өчен тавыш бирү нәтиҗәләре тубәндәгечә:
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен Бөгелмә шәһәрендә - 48 950 кеше (87,35 процент), районда - 15 635 сайлаучы (93,82 процент);
Хафиз Гаяз улы Миргалимов өчен шәһәрдә - 3 669 кеше (6,55 процент), районда - 523 сайлаучы (3,14 процент);
Рушания Габделәхәт кызы Билгилдеева өчен шәһәрдә - 1 876 кеше (3,35 процент), районда - 274 сайлаучы (1,64 процент);
Руслан Рафаил улы Юсупов өчен шәһәрдә - 1 097 кеше (1,96 процент), районда 193 сайлаучы (1,16 процент) тавыш биргән.