Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы!
Хөрмәтле хатын-кызлар, сөйкемле туташ һәм ханымнар! Бу бәйрәмнең яз башында булуы символик мәгънәгә ия: матурлыкны, нәфислекне һәм кешелекнең гүзәл затларына хас булган җылылыкны чагылдыра ул. Ир-егетләрдә соклану уята торган бөтен сыйфатлар хас сезгә. Зирәклек һәм сабырлык, йомшаклык һәм сизгерлек - балалар тәрбияләгәндә, йорт-җир турында кайгыртканда, гаиләдә җылы шартлар булдырганда, тынычлык,...
Хөрмәтле хатын-кызлар, сөйкемле туташ һәм ханымнар! Бу бәйрәмнең яз башында булуы символик мәгънәгә ия: матурлыкны, нәфислекне һәм кешелекнең гүзәл затларына хас булган җылылыкны чагылдыра ул.
Ир-егетләрдә соклану уята торган бөтен сыйфатлар хас сезгә. Зирәклек һәм сабырлык, йомшаклык һәм сизгерлек - балалар тәрбияләгәндә, йорт-җир турында кайгыртканда, гаиләдә җылы шартлар булдырганда, тынычлык, иминлекне тәэмин иткәндә иң ышанычлы ярдәмчеләр ул.
Шул ук вакытта сезнең һөнәри өлкәдәге осталык һәм эш сөючәнлек шәһәребез һәм районыбыз үсешенә зур өлеш кертә, тормышыбыздагы тотрыклылык һәм уңышның нигезе булып тора. Бөгелмәнең казанышлары - сезнең тырышлык нәтиҗәсе дә ул.
Хөрмәтле хатын-кызлар, безне зур эшләргә рухландырган, тормышыбызны мәгънәле, якты һәм нурлы иткән өчен рәхмәт сезгә! Бу гүзәл язгы көндә без сезгә сәламәтлек, елмаю, игүтибар һәм бүләкләр, гаилә иминлеге, чиксез бәхет һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа