Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәре мэры Линар Закиров якташларыбызны 1 Май бәйрәме белән котлый

- 1 Май тынычлык, яшәрү, яхшылыкка өмет уяту, эш кешесен данлау бәйрәме булып тора, төрле буын вәкилләрен һәм һөнәр ияләрен берләштерә. Тырыш хезмәтебез белән тормышыбызны тагын да яхшырак итәчәгебезгә ышанычым зур минем. Чөнки Бөгелмәдәге барлык казанышлар һәм җиңүләрнең нигезендә кешеләрнең фидакарьлеге, хезмәт коллективларының эшчәнлеге, бөгелмәлеләрнең изге эшләргә омтылышы ята. Намуслы...

- 1 Май тынычлык, яшәрү, яхшылыкка өмет уяту, эш кешесен данлау бәйрәме булып тора, төрле буын вәкилләрен һәм һөнәр ияләрен берләштерә. Тырыш хезмәтебез белән тормышыбызны тагын да яхшырак итәчәгебезгә ышанычым зур минем. Чөнки Бөгелмәдәге барлык казанышлар һәм җиңүләрнең нигезендә кешеләрнең фидакарьлеге, хезмәт коллективларының эшчәнлеге, бөгелмәлеләрнең изге эшләргә омтылышы ята.

Намуслы хезмәтләре белән шәһәребезнең икътисадый куәтен торгызган хөрмәтле ветераннарыбызга, Бөгелмәбезнең чәчәк атуы өчен бүген дә җиң сызганып эшләүче барча хезмәт ияләренә рәхмәтемне җиткерәм.

Һәркемгә дә ихластан тынычлык, иминлек, сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Бу матур бәйрәм көннәре үзегезгә булган ышанычны тагын да ныгытсын, яңа эшләргә рухландырсын иде, - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса