Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Линар Закиров шәһәрнең социаль учрежденияләрендәтөзү һәм төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде

Беренче объект - Тухачевский, 10 урамы буенча. Төзү мәйданында эш тулы куәткә бара, биредә котлован казылган, фундамент өяләр. Җәйгә инде монда 140 урынлык балалар бакчасы сафка басачак. Бу республика программасының мәктәпкәчә учрежденияләртөзелеше кысаларында каралган. Проектчыларның уйлавы буенча, балалар бакчасының ике ягыннан да заманча җиһазландырылган балалар мәйданчыклары сузылачак. Моннан тыш, балалар...

Беренче объект - Тухачевский, 10 урамы буенча. Төзү мәйданында эш тулы куәткә бара, биредә котлован казылган, фундамент өяләр. Җәйгә инде монда 140 урынлык балалар бакчасы сафка басачак. Бу республика программасының мәктәпкәчә учрежденияләртөзелеше кысаларында каралган. Проектчыларның уйлавы буенча, балалар бакчасының ике ягыннан да заманча җиһазландырылган балалар мәйданчыклары сузылачак. Моннан тыш, балалар бакчасына таба килә торган Толстой һәм Оршан Дивизиясе урамнарында юллар яңартылачак.

Киләчәктә шундый балалар бакчасы калкып чыгу биредә яшәүчеләрнең кайберләрен куандырмады, шулай да җитәкчеләр аларга уртак тел таптылар. Линар Закиров әйтүенчә, балаларга булган мәхәббәт көчлерәк булды "Шәһәр балалар көлүеннән яңгырап торырга тиеш, шәһәр яшәргә тиеш", - дип белдерде ул.

Салыначак яңа юл 16 нчы мәктәп өчен дә бик урынлы. Биредә төзүчеләр инде капитальремонт эшләрен башлап җибәрделәр. Йөз еллык тарихы булган бу мәктәп ике бинадан тора. Аларның тәрәзәләрен, ишекләрен, түбәсен, инженерлык челтәрен, фасадны, керү урынын алыштырасы.

I, II төрдәге коррекция мәктәбе, грек-рим көрәше буенча чемпионнар һәм призерлар тәрбияләгән мәктәп, менә 50 ел инде капиталь ремонт көтә. Бүген монда «Арида» ҖЧҖ ТКоештмасының подрядчылары эшли. Гомуми финанслау - 56 миллион сум тәшкил итә.

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау безнең районда иртәрәк башланды, чөнки эшне вакытында төгәлләү мөһим. Бу елның планында 87 йорт шул исемлеккә кергән.

Линар Закиров журналистлар белән әңгәмәсендә«Быел безгә төрле юнәлештәге эшчәнлек буенча 26 федераль һәм республика программасына керә алдык. Аларны тормышка ашыру өчен төрле дәрәҗәдәге бюджеттан 900 миллион сумнан артык акча күчереләчәк», - дип сөйләде. «Без капиталь ремонт үтүче йортларга, яшәүчеләргә ошасын өчен, подрядчы оешмаларның иң яхшыларын гына җитди сайлап алдык», - дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса