Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның Укытучылар көне белән котлавы!
Хөрмәтле укытучылар, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Барыгызны да чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Бүгенге көн белем бирү сферасына үзенең катгый таләпләрен куя һәм бүген балалар белән эшләү беркайчан да булмаганча катлаулы һәм авыр. Укытучыдан даими төстә белемнәрне күтәрү, яңадан-яңа мгълүмати технологияләрне, программаларны...
Хөрмәтле укытучылар, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Барыгызны да чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Бүгенге көн белем бирү сферасына үзенең катгый таләпләрен куя һәм бүген балалар белән эшләү беркайчан да булмаганча катлаулы һәм авыр. Укытучыдан даими төстә белемнәрне күтәрү, яңадан-яңа мгълүмати технологияләрне, программаларны үзләштерү, инновацион проектлар үзләштерү сорала. Сез көн саен укучыларыгыз, аларның ата-аналары, зур темплар белән үсүче җәмгыять алдында имтихан тотасыз. Кадерле укытучыларыбыз, киләчәк буыннарны тәрбияләү буенча сезгә зур җаваплылык йөкләтелгән. Бу - берсүзсез ихтирамга лаеклы гаять авыр хезмәт.
Белем бирү учреждениеләренең педагогик коллективы һәм аның җитәкчесе тырышлыгы белән Бөгелмә муниципаль районы ел саен күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар рәтенә чыга, заманча белем бирү стратегиясе мәсьәләләрен уңышлы чишүгә ирешә.
Безнең укучылар халыкара һәм Бөтенроссия конкурсларында һәм олимпиадаларда җиңү яулый, илебезнең данлы югары уку йортларында укыйлар. Педагогларыбыз исә, һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашып, уңышларга ирешәләр, грантлар оталар. Боларның барысы да хезмәтне сөю, югары профессионаллык, сайлаган һөнәреңә фидакарьләрчә бирелгәнлек нәтиҗәсе булып тора.
Бүгенге бәйрәм көнендә ачык зиһенле, акыллы балалар үстерүгә куйган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Хезмәтегез үзегезгә мөмкин кадәр күбрәк шатлык һәм канәгатьләнү хисләре китерсен. Педагогик хезмәт ветераннары алдында тирән хөрмәт белән баш иясе килә. Сезнең хезмәт тәҗрибәсе бүген дә педагогик коллективларда уңышлы кулланыла.
Кадерле укытучыларыбыз! Барыгызга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.
Иң изге теләкләр белән,
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа