Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы чәчү алдынгыларын бүләкләде

Үткән атнада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров кырга чыгып, районда чәчү барышы белән танышты, алдынгыларны бүләкләде. Язгы чор ул чәчү генә түгел, ә җирне тукландыру, тырмалау, культивацияләү дә әле. Бөгелмә районы язгы кыр эшләренә алдан һәм намус белән әзерләнде. Район башлыгы Линар Закиров туфракны эшкәртү һәм чәчү процессын шәхсән...

Үткән атнада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров кырга чыгып, районда чәчү барышы белән танышты, алдынгыларны бүләкләде.

Язгы чор ул чәчү генә түгел, ә җирне тукландыру, тырмалау, культивацияләү дә әле. Бөгелмә районы язгы кыр эшләренә алдан һәм намус белән әзерләнде. Район башлыгы Линар Закиров туфракны эшкәртү һәм чәчү процессын шәхсән үз контролендә тотты. Һәрдаим басуларга чыгып, эш барышы белән танышты - кыр эшләре алдынгыларын бүләкләде.

«Башка районнар белән чагыштырганда, без чәчү эшенә соңрак тотындык - кырларда озак вакыт кар ятты. Бүгенге көндә иген җирләренең 80 проценттан артыгы чәчелгән. Шушы көннәрдә язгы сабан культуралары чәчүне тәмамлыйбыз", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча түбәндәге кыр батырлары иң яхшылар исеменә лаек булдылар: җаваплылыгы чикләнгән «Подгорный» җәмгыяте хуҗалыгы механизаторлары Валерий Фәйзуллин, Александр Варламов, Станислав Варламов, Александр Мерзляков, «М. Җәлил исемендәге» хуҗалыктан - Мәҗит Идиатуллин, Айнур Резванов, Фәнис Миңгалимов, Руслан Сәфәров һәм «Колос» җәмгыятеннән - Юрий Таратынов, Тәлгать Галәмов, Фәрид Ямалетдинов.

Алдынгыларны акчалата премия белән бүләкләделәр.

Марина Колесникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса