Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләкләренә 39 нчы ачык чаңгы марафоны узды

25 март көнне Чаңгы базасы территориясендә республикабызның иң зур ярышларының берсе - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләкләренә 39 нчы ачык чаңгы марафоны узды. Анда 11-82 яшьлек 300дән артык спортчы катнашты. Алар Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Башкортстан республикасы һәм Самара өлкәләреннән җыелган 35 команданы тәкъдим итте. Марафонда Атказанган...

25 март көнне Чаңгы базасы территориясендә республикабызның иң зур ярышларының берсе - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы бүләкләренә 39 нчы ачык чаңгы марафоны узды.

Анда 11-82 яшьлек 300дән артык спортчы катнашты. Алар Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Башкортстан республикасы һәм Самара өлкәләреннән җыелган 35 команданы тәкъдим итте.

Марафонда Атказанган спорт мастеры, терәк-хәрәкәт аппараты зыян күргән затлар арасында чаңгы узышлары һәм биатлон буенча дөнья чемпионы, Паралимпия уеннарының көмеш бүләкләнүчесе Александр Давидович катнашты.

Нәтиҗәләргә килгәндә, 30 километр дистанциядә абсолют җиңүче дип Александр Назаров (Әлмәт шәһәре) танылды. Хатын-кызлар арасында 15 километрлы дистанциядә финишка беренче булып Рәмилә Вәлиева (Чаллы шәһәре) килде.

Җиңүчеләр һәм призерларга, марафонда катнашучыларның барысына да истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса