Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар ЗАКИРОВ Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән котлый

1 октябрьдә илебез, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге кебек үк, Халыкара өлкән яшьтәгеләр көнен билгеләп үтәчәк. Бу - өлкән буын кешеләренә тагын бер кат тирән ихтирам белдерү, рәхмәтебезне ирештерү өчен уңайлы форсат.

Сезнең һәркайсыгыз - берничә дистә еллар фидакарь хезмәт иткән кешеләр. Ветераннарның районыбыз һәм республикабыз икътисады, мәдәнияте, фәне, иҗтимагый тормышына керткән өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Сез - без хаклы рәвештә горурлана торган туган шәһәребез һәм районыбыз-ның тере тарихлары, Ватанга чиксез бирелгәнлек, гаҗәеп тырышлык, фидакарьлек, эчкерсезлек һәм гуманлылык үрнәге дә. Сезнең һөнәри тәҗрибәгез, зирәклегегез, югары әхлакый идеалларыгыз, бетмәс-төкәнмәс оптимист бу-луыгыз - яшьләр өчен менә дигән тормыш мәктәбе, имин киләчәккә ышаныч чыганагы ул.
Кадерле ветераннар! Тормышта яши белү өлгесе булганыгыз, сабырлыгыгыз һәм күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен барлык шәһәрдәшләребез һәм райондашларыбызның ихлас рәхмәтен кабул итегез! Сезгә ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын һәм күңел җылысын тоеп, иминлектә, сәламәтлектә көр күңел белән яшәвегезне телим. Бәйрәм белән!
Иң изге теләкләр белән,
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X