Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар ЗАКИРОВ авыл хезмәтчәннәрен котлый

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәтчәннәре, ветераннары! Хөрмәтле авыл халкы! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм - туган җирен ярата һәм аның иминлеге хакына хезмәт итә торган кешеләрне берләштерә торган бәйрәм. Икътисади кыенлыкларга, һава торышының да без теләгәнчә...

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәтчәннәре, ветераннары! Хөрмәтле авыл халкы!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм - туган җирен ярата һәм аның иминлеге хакына хезмәт итә торган кешеләрне берләштерә торган бәйрәм. Икътисади кыенлыкларга, һава торышының да без теләгәнчә генә булмыйча, еш кына көйсезләнүенә карамастан, районыбыз агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең югары профессио-нальлеге, сайлаган эшләренә бирелгәнлеге һәм тугрылыгы алга куйган максатларга һәм яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Бөгелмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы - авыл халкының күркәм нәтиҗәләр бирә торган яшәү рәвеше, эшсөярлеге, тырышлыгы һәм авылларның яңаруы, тормышны яхшыртуга таба, авыр булса да, ышанычлы адымнар дигән сүз ул.
Тармак ветераннарына тирән ихтирам белән һәм чын күңелдән мөрәҗәгать итәм: районыбыз үсешенә керткән өлешегез, туган җиргә тугры булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән һәммәгезне дә! Иминлек һәм бәхет, оптимизм һәм күңел көрлеге, яңа хезмәт казанышлары телим!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса