Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировның Яңа ел котлавы!
Кадерле бөгелмәлеләр! Безнең йортларга кабат яраткан бәйрәмебез - Яңа ел килә. Кагыйдә буларак, бу чорда без үткәннәргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә күз салырга тырышабыз. Узып баручы 2016 ел шәһәр һәм районыбыз өчен алга таба йөз тоткан ел саналырга хаклы. Ул җитди эшләргә, матур вакыйгаларга бай һәм мөһим социаль проектларның гамәлгә ашу...
Кадерле бөгелмәлеләр! Безнең йортларга кабат яраткан бәйрәмебез - Яңа ел килә. Кагыйдә буларак, бу чорда без үткәннәргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә күз салырга тырышабыз.
Узып баручы 2016 ел шәһәр һәм районыбыз өчен алга таба йөз тоткан ел саналырга хаклы. Ул җитди эшләргә, матур вакыйгаларга бай һәм мөһим социаль проектларның гамәлгә ашу елы булды. Тормышның һәм эшчәнлекнең күп кенә тармакларында без сизелерлек уңышларга ирештек. Болар барысы да - безнең уртак тырыш хезмәтебез нәтиҗәсе. Мин һәрбер бөгелмәлегә рәхмәтлемен.
Алдагы елда да шәһәребез - уртак йортыбыз тагын да матуррак, ямьлерәк һәм уңайлырак булсын өчен без сезнең белән бар көчне куеп эшләрбез дип өметләнәм.
Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышану, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим. Бәйрәм белән! Яңа 2017 ел белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia