Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре Линар Закиров чыгарылыш сыйныф укучыларын "Соңгы кыңгырау" белән котлый
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезнең өчен дулкынландыргыч мизгелләр – мәктәп белән хушлашу вакыты якынлаша. Беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче дуслар, беренче сынаулар, ачышлар, җиңүләр... Узып киткән 11 ел күпме кичерешләрне сыйдырган!
Дуслар, без сезнең белән грурланабыз. Сез, Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда дистанцион уку юлын беренче булып узган кешеләр. Уникаль тәҗрибә тупладыгыз. Әлеге вәзгыять сездән мөстәкыйльлекне дә, үздисциплинаны да, сабырлыкны да элгәреләргә караганда күбрәк таләп итте. Бу тәҗрибә сезгә цифрлы заман дөньясында, һичшиксез, өстенлек бирә.
Нинди генә юл сайласагыз да – укуны дәвам итәсезме, әллә эшкә керешәсезме – белегез: сез туган Бөгелмәбезгә бик кирәк. Әти-әниләрегез, укытучылар, якташлар сезгә зур өметләр баглый. Сезнең тәрбия һәм белемгә бик күп кешеләрнең өлеше, осталыгы, кайгыртучанлыгы, мәхәббәте, ихлас ышаныч салынган, ышанам, сезнең барысы да яхшы булачак.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мин сезне Соңгы кыңгырау уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Имтиханнарда уңышлар юлдаш булуын, киләчәккә корган планнарыгызның гамәлгә ашуын телим. Иң мөһиме – сәламәтлекне саклагыз.
Сез, балалар – безнең өчен иң кадерле байлык. Без – өлкәннәр – сезгә бары тик бәхет телибез һәм бәхет юрыйбыз. Уңышлар сезгә!
Хәерле сәгатьтә, 2020 ел чыгарылышы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа