Бөгелмә мәктәпләре үз ишекләрен ачты
Ике бәйрәмне берләштергән көн иртәсе кояш белән сөендерде. 1 сентябрьдә Корбан бәйрәме булуга карамастан, Белем бәйрәмен чигермәделәр. Киләчәккә яңа өметләр баглап, нәни бөгелмәлеләр, чәчәк бәйләмнәре тотып, әти-әниләрен җитәкләп, беренче тапкыр мәктәпкә атлады. Бала күңелендә озакка сакланып каласы әлеге бәйрәм шатлыгын уртаклашырга дип, Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 2...
Ике бәйрәмне берләштергән көн иртәсе кояш белән сөендерде. 1 сентябрьдә Корбан бәйрәме булуга карамастан, Белем бәйрәмен чигермәделәр. Киләчәккә яңа өметләр баглап, нәни бөгелмәлеләр, чәчәк бәйләмнәре тотып, әти-әниләрен җитәкләп, беренче тапкыр мәктәпкә атлады.
Бала күңелендә озакка сакланып каласы әлеге бәйрәм шатлыгын уртаклашырга дип, Бөгелмә районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 2 нче лицейга килде. Ул, әлбәттә, үзе генә түгел, ә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Жанетта Соркина, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбеда һәм шушы лицейда белем алган кыска дистанциядә йөзү буенча Дөнья чемпионы, Дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры, Россия чемпионы Александр Красных белән килгән иде.
Линар Закиров балаларны, әти-әниләрне һәм укытучыларны бәйрәм белән котлау сүзләре җиткерде: "Бүген безнең нәни бөгелмәлеләр белем дөньясы ишекләрен ачып керә. Бөгелмә муниципаль районында булган белем бирү системасы белән без горурланабыз. районыбызның 11 мәктәбе Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде. 3 ел рәттән инде безнең район Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру буенча лидерлыкны саклый килә. Барыгызны да бәйрәм белән, хәерле юл сезгә".
Район башлыгы буш кул белән килмәгән, ул һәр беренче сыйныф укучысына Бөгелмә муниципаль районы исеменнән бүләкләр тапшырды.
Быел район мәктәпләрендә тәүге тапкыр парта артына 1 мең 300дән артык бала утырачак. Хәерле юл сезгә, балалар. Хәерле уку еллары!
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа