Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә мөхтәсибәте “Үзенчәлекле бизәкләр” иҗади эшләр бәйгесе үткәрде

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә "Үзенчәлекле бизәкләр" намаз келәмнәре өчен бизәкләр төшерү иҗади эшләр бәйгесе үтте. Аны Бөгелмә мөхтәсибәте оештырды. Конкурс татар халкы мәдәнияте традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләрдә мәдәнияткә, телгә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү максатларыннан оештырылды. Чара Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланып...

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә "Үзенчәлекле бизәкләр" намаз келәмнәре өчен бизәкләр төшерү иҗади эшләр бәйгесе үтте. Аны Бөгелмә мөхтәсибәте оештырды.

Конкурс татар халкы мәдәнияте традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләрдә мәдәнияткә, телгә, гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү максатларыннан оештырылды.

Чара Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланып китте. "Татарстан Республикасы бик зур тарихи һәм мәдәни мираска ия. Халык иҗатының байлыгы һәм сәнгать үзенчәлекләре аның саллы мәдәниятен тәшкил итә. Без шул мәдәниятнең бер өлеше булып торабыз һәм иҗат итәргә тиешбез. Бүгенге көндә гомуми мәдәният формалаштыру бик актуаль, шуның өчен дә, өлкәннәр балаларда үз халыклары мәдәниятенә генә түгел, ә башкаларныкына да хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләргә тиеш. Кеше үз милли тамырларын белми торып, башка халыкларның традицияләре белән кызыксынмаячак һәм аны өйрәнмиячәк", - дип билгеләп үтте Рамил хәзрәт үзенең чыгышында.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
7 - 9 яшьлекләр төркемендә:
1 урын - Мансур Хөснетдинов (3 нче мәктәп).
2 урын - Арслан Нәзмиев (3 нче мәктәп).
3 урын - Алия Хәмитова (8 нче мәктәп).
10 - 12 яшьлекләр төркемендә:
1 урын - Айгөл Йосыпова (Балалар сәнгать мәктәбе).
2 урын - Мария Ларина (16 нчы мәктәп).
3 урын - Аделина Әхмәтҗанова (Балалар сәнгать мәктәбе).
13 - 17 яшьлекләр төркемендә:
1 урын - Алия Шиһапова (Балалар сәнгать мәктәбе).
2 урын - Элиана Галимова (3 нче мәктәп).
3 урын - Анастасия Горбанева (Балалар сәнгать мәктәбе).

Аерым номинация - Тамашачылар мәхәббәте бүләге:

Настя Малафеева (Балалар сәнгать мәктәбе).

Бәйге җиңүчеләренә, бүләкләнүчеләрне әзерләүче укытучыларга дипломнар, катнашучыларга сертификатлар һәм аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса