Бөгелмә мөхтәсибәте командасы – волейбол ярышларында (+ФОТОЛАР)
Бөгелмә мөхтәсибәте командасы волейбол буенча респкублика турнирында катнашты. Баулы шәһәрендә үтүче спорт чарасы ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Ул барлык катнашучыларга да ярышта җиңү теләде һәм мондый чараларның үзара аңлашучанлык һәм бердәмлек өчен кирәклеген билгеләп үтте. Бу юлы беренче урыннарны яуламасалар да, Бөгелмә егетләре, ихтыяр...
Бөгелмә мөхтәсибәте командасы волейбол буенча респкублика турнирында катнашты. Баулы шәһәрендә үтүче спорт чарасы ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Ул барлык катнашучыларга да ярышта җиңү теләде һәм мондый чараларның үзара аңлашучанлык һәм бердәмлек өчен кирәклеген билгеләп үтте.
Бу юлы беренче урыннарны яуламасалар да, Бөгелмә егетләре, ихтыяр көчләрен эшкә җигеп, бик нык тырыштылар. Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт билгеләп үткәнчә, мондый чаралар чыдамлылык, осталык, мөселман яшьләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре булдыруга ярдәм итә.
Спорт бәйрәмендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урында - Түбән Кама командасы;
2нче урында - Әгерҗе командасы;
3нче урында - Чирмешән командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа