Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә мәгарифе югары статуслы

Кичә Бөгелмәдә "Белем сыйфаты белән идарә итүдә методик проектлар" республика семинары булып узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, Бөгелмә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе...

Кичә Бөгелмәдә "Белем сыйфаты белән идарә итүдә методик проектлар" республика семинары булып узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, Бөгелмә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин һ.б. катнашты.

Очрашу 6 нчы урта белем бирү учреждениесендә башланды. Биредә төрле юнәлештә югары бәя бирелгән укыту күргәзмәсе дә оештырылган иде. Күргәзмәдә киләчәк технологияләре, милли укыту әсбаплары, экологиягә кагылышлы экспонатлар урын алды. Аларны карап чыккач, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова:

- Милли киемнәр кигән курчаклар бик матур, аларны күпләп ясатып, сатуга да чыгара аласыз. Осталар күп инде сезнең җирдә. Гомумән, Бөгелмә илкүләм, халыкара олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган укучыларга бай. Кая гына барма, Мәскәү дисеңме, Санкт-Петербург дисеңме, Бөгелмәдә белем алып, югары уку йортларын тәмамлап, югары биеклекләр яулаган белгечләрне очратасың. Моның белән хаклы рәвештә горурланып була, - дип узды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова сүзләренә караганда, Татарстанда югары белемле методистлар шактый икән. Уку елы барышында алар Саба, Казан, Түбән Кама һ.б. район методистларының эше белән танышкан, ә нәтиҗә ясарга инде Бөгелмәгә килгәннәр.

- Бөгелмә белем бирүдә Татарстанда беренче урында бара. Бердәм дәүләт имтиханнарын югары баллга тапшыру дисеңме, олимпиадаларда җиңүчеләр саны дисеңме. Үрнәк алырлык җирлек бар. Без бу семинарны 2015 елның август конференциясендә үк планлаштырып куйган идек инде, - дип узды ул докладын укыганда.

Белем сыйфаты белән идарә итүдә методик проектлар эчтәлеге белән семинарга килүчеләр секцияләрдә күрсәтелгән практик эшләрдә ныгытты. Алар биш ноктада: 14 нче һәм 7 нче гимназияләрдә, 2 нче лицейда, 3, 6 нчы мәктәпләрдә узды. Кунаклар "Укытучының һөнәри үсешен комплекслы проектлаштыру - белем бирү сыйфатының төп шарты", "Укытучының профессиональ компетентлыгын үстерү һәм педагогик хезмәттәшлек оештыру нигезендә идарә итү проектларын тормышка ашыру", "Белем бирүдә укучыларның уңышларын укытучыларның һөнәри осталыклары нигезендә проектлаштыру", "Укытучының профессиональ компетентлыгын үстерүнең нәтиҗәле технологияләре", "Белем бирү учреждениесенең кадрлар потенциалы үсеше белән идарә итүнең заманча төрләре" темалары белән танышты.

Инновацион белем бирү проектларын кулланып эш итү ул педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтүрү булып тора. Шуңа күрә бу көнне алган белем һәм эш нәтиҗәләре укытучылар өчен методик дәреслекләр ясау өчен нигез булып торачак. Яңа методик алым белешмәләрен берләштереп, 2017 елда басмага тапшырачаклар.

Шушы ук көнне семинар эшенә йомгак ясалды. Тамара Федорова 2016-2017 уку елында муниципаль методик хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәләрен ясап, әлеге уку елының иң яхшы методистын билгеләде. Ул Аңа...грант тапшырылды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса