Бөгелмә мэры Төркия делегациясе белән очрашты
Бөгелмә мэриясендә Истанбулдагы “TTAF” концерны вәкилләре белән очрашу узды.
Очрашуны шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде. Фикер алышу өчен төп тема – Бөгелмә электр насосы заводы территориясендә җитештерү урнаштыру мөмкинлеге мәсьәләсе булды.
Концернга 2003 елда нигез салынган, дөньяның 65тән артык иленә экспортлана торган төрле продукция җитештерү буенча зур тәҗрибәсе бар. Компания урам һәм сәнәгать яктыртуы, телекоммуникация, автомобиль, оборона, аэрокосмик сәнәгать өчен тоташтыргычлар җитештерә һәм экспортлый.
Фото Бөгелмә муниципаль районының рәсми порталыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа