Бөгелмә мэры эшмәкәрләрне кабул итте
Бөгелмә мэриясендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы эшмәкәрләрне кабул итте. Линар Закиров 5 кешене кабул итте
Әлеге кабул итүләр эшмәкәрлек эшчәнлеге барышында бизнес вәкилләренең проблемаларын тизрәк хәл итү өчен башкарыла.
Каралган мәсьәләләр арасында-ваклап сату павильоннары урнаштыру, сулыкның яр буе территориясендә стационар булмаган җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру, катамараннар прокаты оештыру, шулай ук архитектура һәйкәле булган элеккеге һөнәр училищесының иске бинасын сатып алу һәм торгызу мәсьәләсе.
Барлык яңгыраган мәсьәләләр буенча тиешле структур бүлекчәләргә һәм куратор урынбасарларына тиешле йөкләмәләр бирелде. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров әлеге мәсьәләне хәл итүне шәхсән үзе контрольдә тотачак.
Мэрия матбугат хезмәте материалларыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа