Бөгелмә мэры #ДеньМолодежи2020 флешмобына кушылды
Бәйрәм белән, яшьләр!
Бөгелмә мэры Линар Закиров #Яшьләр көне -202020 флешмобына кушылды.
25 июньдә «Росмолодежь» яшьләре #ДеньМолодежи2020 һәм #YouthDay2020 бердәм хештеглары астында социаль челтәрләрдә челлендж эшләтеп җибәрде. Активлыкларда яшьләр, өлкәнрәк буын кешеләре һәм халыкара берләшмә вәкилләре катнаша. Катнашучыларга үзенең чыгарылыш сыйныфыннан (мәктәптән, урта уку йортларыннан яки югары уку йортыннан) фотосурәт урнаштырырга, эстафетаны балачак һәм яшьлек дусларына тапшырырга тәкъдим ителә.
Шулай ук дуслары белән бергә үткәрелгән тормыш мизгелләренең фото яки видеоларын бастырып чыгарырга һәм шулай ук эстафетаны башка төбәкләрдәге дусларга, танышларга тапшырырга тәкүдим ителә.
Бу акция 30 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен. Яшьләр көнен масштаблы бәйрәм итүгә кушылыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа