Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә мэриясендә “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе узды.

Аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров алып барды.

Көн тәртибендә иң мөһиме:

– Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча Бөгелмәгә башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән гражданнар саны – 759. Өй шартларында медицина тикшерүендә торучы гражданнар саны – 272 кеше.

 

– Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча Бөгелмәдә эшсезләр саны   1 494 кеше тәшкил итә. 1 804 буш эш урыны бар һәм 125 эш бирүчедән вакантлы вазифалар теркәлгән.

 

– Бүгенге көндә Бөгелмә районында COVID-19 белән медицина күзәтүе астында торган пациентлар юк. Узган атнадан башлап, стоматологлар, окулистлар, отоларингологлар, гинекологлар һәм массажистлар планлы кабул итүләр башлап җибәрде, әлбәттә, барлык санитар-эпидемияләргә каршы чараларны катгый үтәү белән.

 

1 апрельдән алып, 40 тоташ тикшерү үткәрелгән, 52 829 граждан41 990 берәмлек транспорт чарасы тикшерелгән, 1 155 административ хокук бозу ачыкланган.

 

– Санитар-экологик икеайлык барышында 205 чүплек юк ителгән, 2 310 куб метр чүп-чар чыгарылган.   Жуков, Сентюков урамнарында, асфальт җәю программасы кысаларында, юллар ремонтланды.

 

– Коронавирус пандемиясе сәбәпле, бөтен ил буенча соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләре булмаячак. 23 май көнне 1-8 сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамланды. 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен уку 30 майда тәмамлана. 9нчы сыйныф укучыларының имтиханнары гамәлдән чыгарылды.  11нче сыйныф укучылары өчен 30 майда онлайн режимда соңгы кыңгырау чыңлаячак. Имтиханнар 2020 елның 29 июнендә башланачак, Бөгелмәдә өч БДИ тапшыру пункты территориясе эшләячәк.

 

– ТАССРның 100 еллыгы: 1920 елның 27 маенда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында Декрет имзалана. Бу көнне бөгелмәлеләр онлайн рәвештә флэшмобларда, әдәби укуларда, тарихка интерактив экскурсияләрдә, мәгариф, мәдәният учреждениеләре тарафыннан оештырылган Тарихка сәяхәтләрдә катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса