Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә мэриясендә COVID-19 таралуын профилактикалау чаралары турында фикер алыштылар

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, узган атнада Бөгелмәдә һәм районда 23 пневмония очрагы ачыкланган, шул исәптән – ике балада. ОРВИ – 341 очрак, коронавирус инфекциясе – 2 очрак.

Бөгелмә мэриясендә яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалауга бәйле рәвештә күрелә торган чаралар буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов үткәрде. Катнашучылар арасында Бөгелмә предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре бар иде.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны 7 меңнән артык кеше тәшкил итә. Август аенда 899 очрак теркәлгән, сентябрь аенда – 721 очрак.

Октябрь башы, әлегә бик югары булмаса да, авыруның яңа очраклары арту сәбәпле, борчу тудыра. Инфекциянең клиник чагылышлары структурасына килгәндә, аның пневмонияле өлеше 8%ка кимегән, шул ук вакытта коронавируслы ОРВИ өлеше 10%ка арткан. Территорияләр җәһәтеннән, чирнең күпчелеге элеккечә үк Казанда теркәлә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, узган атнада Бөгелмәдә һәм районда 23 пневмония очрагы ачыкланган, шул исәптән – ике балада. ОРВИ – 341 очрак, коронавирус инфекциясе – 2 очрак.

Киңәшмә барышында әлеге юнәлештә үткәрелә торган эшләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы бүлеге, “Роспотребнадзор”ның территориаль идарә бүлеге, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе, мәгариф идарәсе һәм башкарма комитетның административ-техник инспекциясе бүлеге вәкилләре сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса