Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә механика заводы 60 еллык юбилеен билгеләп үтте (+ФОТО)

"Татнефть" җәмгыятенең Бөгелмә механика заводы - илдә нефть һәм газ чыгаручы һәм эшкәртүче, нефть химиясе һәм энергетика сәнәгате өчен җиһазлар җитештерүче әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Завод нефть сәнәгате өлкәсендә Татарстанның, Россиянең һәм күп кенә чит илләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Заводның юбилее уңаеннан оештырылган тантаналы чара Техника йортында узды. ТР Дәүләт Советы...

"Татнефть" җәмгыятенең Бөгелмә механика заводы - илдә нефть һәм газ чыгаручы һәм эшкәртүче, нефть химиясе һәм энергетика сәнәгате өчен җиһазлар җитештерүче әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Завод нефть сәнәгате өлкәсендә Татарстанның, Россиянең һәм күп кенә чит илләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә.

Заводның юбилее уңаеннан оештырылган тантаналы чара Техника йортында узды. ТР Дәүләт Советы исеменнән завод коллективын депутат Илдус Касыймов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, БМЗның барлык казанышлары -хезмәт коллективының нәтиҗәле эше. "Оешманың ветераннары - заводның алтын фонды, алар нигезендә булдырылган куәтле җитештерү базасы, предприятиядә салынган бай традицияләр мәңгелек", - диде ул. Илдус Касыймов завод коллективына Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек өлеше керткән өчен рәхмәт белдерде. Ул Бөгелмә механика заводы коллективына Дәүләт бүләкләре: ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты һәм ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.
"Татнефть" җәмгыятенең нефть чыгару буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Хәлимов бөгелмәлеләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Завод коллективын, шулай ук, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин да котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса