Бөгелмә медицина хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре бушлай антисептиклар алдылар.
Компания вәкилләре җирле җитештерүченең «Tris» антисептик эретмәсен сәламәтлек саклау учреждениеләренә һәм Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлегенә бушлай тапшырдылар.
Илдә медицина битлекләре һәм антисептикларның бер өлеше буенча кытлык күзәтелә. Аларны сатуда табып та булмый диярлек. Медицина хезмәткәрләре һәм полицейскийлар моны аеруча сизә, чөнки аларга үз эшчәнлекләре буенча бик күп кеше белән элемтәгә керергә туры килә.
Бу көннәрдә һәркем эпидемияне туктату өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. «Tris» предприятиесе үз линияләрен хәзер сорау аеруча зур булган антисептиклар җитештерү өчен үзгәртеп корган. Бу – кул һәм аякларны эшкәртү өчен бактерияләргә каршы уңай нәтиҗә бирә торган спрей. Компаниянең җитештерү куәте көненә 30 мең баллон тәшкил итә. Ассортиментта 5 төрле фасовка вариантлары каралган: 140, 210, 270, 500, 1000 миллилитрлылар. Алар көнкүрештә дә, һйнәри яклап таләп ителгәндә дә кулланыла ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа