Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә - массакүләм волейболны үстерү буенча иң яхшы шәһәр

3нче март көнне республиканың спорт министрлыгында Татарстан волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды.

Утырышны Федерация Президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин, аерым алганда, волейболның, спортның иң массакүләм һәм үтемле төре буларак, республикада яңа үсеш дәрәҗәсенә ирешүенә игътибар итте. Барлык кирәкле ярдәмне Татарстан Президенты, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары күрсәтә. Әмма, Дәүләт Советы рәисе билгеләп үткәнчә, алга таба үсеш өчен резервлар зур.

Федерациянең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы доклад белән федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында “Мәктәп волейбол лигасы” проектын гамәлгә ашыру турында аның кураторы, ТР волейбол федерациясе вице-президенты, “Зенит-Казан” ВК директоры Олег Брызгалов сөйләде. Лигада быел республиканың 642 мәктәбеннән гаризалар кабул ителгән, ярышларда катнашучылар сыйфатында 15 мең бала теркәлгән.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Бөгелмә шәһәре Татарстан Республикасы волейбол федерациясе тарафыннан “Массакүләм волейболны үстерү буенча иң яхшы шәһәр” буларак билгеләп үтелде.

Фото: Татарстан Республикасы спорт министрлыгы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса