Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә һәм Бөгелмә районында сәгать сигезгә 80 сайлау участогы ачылды

Бүген Россиядә - VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. Җирле вакыт белән нәкъ сәгать 8дә илебезнең һәр торак пунктында сайлау участоклары ачылды. Бөгелмә муниципаль районында исә аларның саны - 80. Шәһәрдә 30 участок эшләсә, авыл җирлекләрендә һәм Карабаш бистәсендә 50 сайлау участогында халык теләгән сәяси партиягә, кандидатка үз...

Бүген Россиядә - VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. Җирле вакыт белән нәкъ сәгать 8дә илебезнең һәр торак пунктында сайлау участоклары ачылды. Бөгелмә муниципаль районында исә аларның саны - 80. Шәһәрдә 30 участок эшләсә, авыл җирлекләрендә һәм Карабаш бистәсендә 50 сайлау участогында халык теләгән сәяси партиягә, кандидатка үз тавышын бирә.

Быелгы сайлауларның үзенчәлеге шунда - Татарстан халкы, шул исәптән бөгелмәлеләр дә Парламентта җөмһүриятебез мәнфәгатьләрен якларлык үз командасын билгели. Шуңа күрә дә, сайлау участоклары ачылуга ук, халык, паспортларын тотып, гражданлык бурычын үтәргә ашыга. Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 84 124 сайлаучы теркәлгән, шуларның 67 183е шәһәр сайлау участокларында тавыш бирә. Әле яңа 18 яше тулып, республика, ил киләчәген билгели торган мөһим сәяси вакыйгада беренче мәртәбә катнашучылар саны - 1 090 кеше (шәһәрдә - 838, районда - 252).

Бөгелмә шәһәрендә сайлау участоклары, нигездә, мәктәп биналарында урнашкан. Һәр участок сайлаулар көнен үзенә күрә бер бәйрәм итеп оештырган. Шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә исә бу көнне уникаль музей эшли. 1111 нче һәм 1112 нче сайлау участокларына теркәлгән сайлаучылар республикада бердәнбер саналган Һади Атласи музее экспонатлары, татар мәгърифәтчесенең китаплары белән таныша ала. Биредә шулай ук укучыларның "Көзге муллык" темасына әзерләнгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә эшли.

- Гимназиядә белем алучы укучылар укуда гына түгел, иҗатта да сынатмыйлар, шуңа күрә уңышларыбыз белән сайлаучыларны да таныштырырга булдык, - ди гимназия директоры Фәнис Гайнуллин.

Сайлау участоклары бүген 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса