Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә кызы Лиянең кояшлы сәгате

20 март көнне Бөгелмә шәһәренең Һ. Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә кунакта күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин кунакта булып китте.

Шагыйрьнең 70 еллык юбилеена багышлап, «Счастливые истории» хәйрия фонды аның иҗаты турында язылган иң яхшы эссе яисә инша конкурсы оештырган. Әлеге конкурска 100гә якын укучы үз эшләрен җибәргән. Алар арасыннан 5 җиңүчене сайлап алганнар. Җиңүче дип табылган укучылар белән шагыйрь алар укый торган мәктәпләр базасында шәхсән очрашулар оештырды. Шуннан да зуррак бүләк була аламы инде! Әлеге язучының әсәрләрен укып илһамланган балага бу – зур дәрәҗә.

Җиңүчеләрне бүләкләү буенча әдәби турне Бөгелмә шәһәренең 14нче татар гимназиясендә тәмамланды. Безнең татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Лия Хәмитова – конкурста 5 җиңүченең берсе.

 Лиянең сүзләре буенча, Роберт Миңнуллинның шигырьләре шулкадәр көйле ки, аларны татар телен белүчеләр генә түгел, ә башка милләт вәкилләре дә яратып укый:

- Мин үз эшемдә Роберт Миңнуллинның әсәрләрендә әни образы ничек ачып бирелгәнен, аның иҗатында туган авылының ролен анализладым. Шагыйрьнең иҗаты белән танышып чыкканнан соң, укытучым Ләйсән Мөлиховага күрсәттем. Ул эшемә бәя биреп, кимчелекләрне төзәткәләгәч, конкурска җибәрдек. Нәтиҗәсе – менә шушы көн (канәгать елмая – авт.). Роберт Мөгаллим улының балалар шигырьләреннән тыш, зурлар өчен дә тирән эчтәлекле әсәрләре күп. Ул югары сыйныф укучыларына дөрес ориентир табарга ярдәм итүче катлаулы темаларны күтәреп чыга. Роберт абыйга шушы конкурсны оештырганы өчен зур рәхмәтләр әйтәсем килә, - дип уртаклашты ул үз хис-кичерешләре белән.

Лия Хәмитова тумышы белән Ырынбур өлкәсеннән. 12 ел элек гаиләсе Бөгелмәгә күченеп килә. Лия татар телендә, менә дигән итеп, чиста сөйләшә.

- Кечкенә чактан ук татарча сөйләшеп үстем. Әбекәйләрем татар авылында яши. Шуңа татар теле минем канымда. Бөгелмәгә күчеп килгәч, әти-әни мине татар гимназиясенә бирде, биредә мин телемне тагын да ныграк чарладым, - дип, үзе белән таныштырып узды Лия Хәмитова.

Гимназия укучылары кадерле кунакны басып, алкышларга күмеп каршы алды. Аннары Роберт Мөгаллим улын сорауларга күмделәр.

- Роберт абый, сездә татар теленә булган зур мәхәббәт ничек барлыкка килде?

- Үз туган телеңне ярату, хөрмәт итү ул һәр татарда булырга тиеш. Ул ясалма түгел, ул тумыштан алган хис. Ул ата-бабалардан, борынгыдан, безнең тарихыбыздан, каннан килгән хис. Ләкин ул хисне балада әти-әни, укытучылар, тәрбиячеләр, китап, массакүләм мәгълүмат чаралары  тәрбияләргә тиеш. Ул мәңгелек булырга тиеш һәм ул хисне бервакытта да югалтмаска кирәк.

- Роберт абый, сез – шагыйрь дә, күп еллар Дәүләт Думасында депутат та. Беръюлы берничә эш алып бару сезгә кыенлык тудырмадымы? Ничек җитешә идегез?

- Җитешә идем инде. Бу сорауны миңа еш бирәләр. Вакыт тәүлегенә нибары 24 сәгать кенә, син шул вакыт эчендә барлык эшләреңне эшләп өлгерергә тиеш. Һәм шул вакытта дәүләт эшләре белән дә шөгыльләнергә, китаплар да чыгарырга кирәк. “Вакытыңны ничек бүләсең?” – диләр. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем ялкау кеше, ялкау булмасам, күбрәк эшләгән булыр идем. Шушы яшемә җитеп 80нән артык китап чыгардым. Күбрәк булдыра алган булыр идем. Укучыларым белән очрашулар уздырмый да ярамый. Мин аларның фикерләрен белергә тиеш, шунсыз ярамый. Депутатлык эше белән язучылык алар бер-берсенә ярдәм генә итте дип уйлыйм. Мин бер дә үкенмим. Өч тапкыр Югары Советка депутат булып сайландым. 25 ел буе депутат булып эшләдем. Горурланып әйтә алам: эшләгән эшләрем бар. Депутатлык чорым, андагы эшчәнлегем турында китап чыгардым. “Бернәрсә дә эшләмичә, тик утырды”, - дигән кешеләр күрсеннәр депутат эшенең гади түгел икәнен.

- Төшегездә шигырь язганыгыз булдымы?

- Төш – үзе бер дөнья. Мин төштә очам, кошлар кебек, бу әйтеп биргесез хисләр. Ул минем күңелемә ниндидер бер рәхәтлек бирә, яшәү мәгънәсе, көч ала идем. Андый төшне олыгая башлагач кына күрми башладым. Юк төштә шигырь язганым булмады.

- Беренче шигырегезне кайчан яздыгыз? Аны хәтерлисезме?

- Төгәл генә хәтерләмим, ләкин 1961 елның апрель аенда Юрий Гагарин космоска очкач багышлап:

“Летчик-космонавт Гагарин Юрий

Дөньяны шаккаттырып космоста йөри”, дигән шигырь яздым. Ул минем иң беренче шигырьләремнең берсе.

Гимназия укучыларында Роберт Миңнуллинга сораулары күп туган. Әңгәмә барышында балалар аның иҗаты турында гына түгел, ә бала чагы, мәктәптә укыган еллары белән дә кызыксынды.

Бар сорауларга да җаваплар алынгач, очрашуның төп сәбәбен билгеләп үтәргә вакыт җитте.

Роберт ага Миңнуллин үз иҗатына игътибар биреп, яхшы конкурс эше җиткергәне өчен Лия Хәмитовага һәм аның җитәкче укытучысы Ләйсән Мөлиховога Диплом тапшырды.

Фотолар Роберт Миңнуллинның Инстаграм аккаунтыннан алынды @robert_minnullin_poet

 

Белешмә

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буенда урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган Шәммәткә авылында уза. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып, сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып – китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә – Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлавы дә шул елларга туры килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый.

Р. Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый.

1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч» (1995) дигән китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.

Роберт Миңнуллин – тәҗрибәле журналист һәм алышынмас депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса