Бөгелмә кырларында авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы
"Игенчелек хезмәте авырлык белән бирелә торган Бөгелмә кырларында авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән быел безнең район республиканың гомуми уңышына шактый гына өлеш кертте", - дип билгеләп узды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев. Безнең районда игенчелек белән 17 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, Бөгелмә аграр көллияте, "Акчарлак" СКПК һәм 43 фермер...
"Игенчелек хезмәте авырлык белән бирелә торган Бөгелмә кырларында авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән быел безнең район республиканың гомуми уңышына шактый гына өлеш кертте", - дип билгеләп узды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев.
Безнең районда игенчелек белән 17 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, Бөгелмә аграр көллияте, "Акчарлак" СКПК һәм 43 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Шулардан 15 җәмгыять, Бөгелмә аграр көллияте, "Акчарлак" СКПК һәм 28 фермер хуҗалыгы бөртекле культура үстерү белән шөгыльләнә.
Урып-җыю эшләре инде төгәләнеп килә, шуңа күрә 2017 елның игенчелек өлкәсенә нәтиҗәләр ясарга була. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы культуралары 61 880 гектар җиргә чәчелгән. Аларның 50 гектарга якыны - бөртекле, 4 мең гектар - техник культуралар һәм 10 меңнән артыгы - терлек азыгы.
Аграрийлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән һәм үз мөмкинлекләрен файдаланып, җирнең уңдырышлылыгын арттыру өчен 3 712 тонна минераль ашлама алган. Техника кыр эшләренә вакытында әзер булып, җирне эшкәртү һәм чәчүгә дә вакытында керешергә мөмкинлек биргән.
2017 елгы урып-җыю 8 августта старт алган, узган ел белән чагыштырганда, 2 атнага соңга калынган. Беренчеләрдән булып, "Рассвет", "Подгорный" һәм "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык эшкә керешкән. Безнең районда бөртекле культураларны уру өчен 80 комбайн кулланылган. Кайбер хуҗалыклар өчен үзләрендә булган техника уңышны вакытында җыеп алуны төгәлләр өчен җитми икән, шуңа күрә шуларның сигезе Азнакай, Лениногорск, Ырынбур өлкәсенең Северный районнарыннан ярдәмгә чакырылган.
Җәй айларында күпләп яуган яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен карабодай белән яздан чәчелгән бодайның өлгергәнен көтәргә мәҗбүр итте. Аеруча "Восходящая Заря" һәм 1 нче санлы Бөгелмә икмәк продуктлары комбинатына 4 442 гектар җирдә химик матдәләр кулланып, дымлылыкны бетерергә туры килгән.
Бөгелмә авыл хезмәтчәннәре бөртекле культураларны тулысынча суктырып бетергән. Аларның гомуми күләме - 127 мең тонна ашлык. Уртача уңыш гектардан 27,1 центнер тәшкил иткән. Бөртекле культураларның уңышы узган ел белән чагыштырганда, күпкә зур. "Бүгенге көндә карабодайга өстенлек бирү дөрес булыр, - дип белдерде Илдар Исмәгыйлев. - Бу культура 2017 елда 10 мең гектар чәчелде. Әлбәттә, уңдырышлылык күрсәткече буенча бераз калышса да, ул сату бәясе белән ота һәм халыкта аңа сорау зур".
Карабодай уңышы 1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинатында эшкәртеләчәк. Урып-җыю сезоны башланыр алдыннан комбинатка яңа махсус техника кайтартылган. Заманча тракторлар, чапкычлар, сиптергечләр, үзйөрешле суктыру комплексы һәм башка агрегатлар алынган.
Уңыш җыю белән беррәттән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2018 ел уңышын утырту эшләрен дә башкара килгән. 7 386 гектар җиргә уҗым чәчелгән. Болардан кала, мал азыгы әзерләү эшләре дә актив башкарылып чыккан, куелган план артыгы белән үтәлгән.
Яшелчә, шул исәптән бәрәңге җыю төгәлләнгән. Рапс һәм шикәр чөгендерен алырга 17 сентябрьдә керешкәннәр. Бүгенге көнгә 1 150 гектар рапс урып бетерелгән, 550 гектар җирдән шикәр чөгендерен алу да төгәлләнгән. Кырларда көнбагыш кына утырып калган. Аның дымлылыгын көн дә тикшереп торалар. Урып алырлык булгач, бер атнада эшләрне төгәлләргә планлаштыралар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.
"Көздән үк элиталы орлыклар алу турында кайгырта башларга кирәк. Һәм тагын бер зур бурыч - ул җирне эшкәртүне төгәлләү. Орлык сайлаудан башлап, уңыш җыеп алу белән төгәлләгән комплекслы эшләр 2018 ел уңышы нәтиҗәсе булачак", - дип сүзен төгәлләде Илдар Исмәгыйлев.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
фото -редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа