Бөгелмә космонавты Сергей Рыжиков Халыкара космик станциядән Җиргә кайтты
"Союз МС-02" транспорт пилотлы корабле, Халыкара космик станциядән аерылып, җиргә кайтты. Халыкара космик станциядә 49 һәм 50 нче озак вакытлы экспедициядә катнашучы "Роскосмос" космонавтлары: бөгелмәле - Сергей Рыжиков, Андрей Борисенко һәм астронавт NASA Роберт Шейн Кимброу бар. Искәртеп үтик, "Союз МС-02" Халыкара космик станция составында - 2016 елның 21 октябреннән...
"Союз МС-02" транспорт пилотлы корабле, Халыкара космик станциядән аерылып, җиргә кайтты.
Халыкара космик станциядә 49 һәм 50 нче озак вакытлы экспедициядә катнашучы "Роскосмос" космонавтлары: бөгелмәле - Сергей Рыжиков, Андрей Борисенко һәм астронавт NASA Роберт Шейн Кимброу бар.
Искәртеп үтик, "Союз МС-02" Халыкара космик станция составында - 2016 елның 21 октябреннән булды. Әлеге вакыт эчендә экипаж планлаштырылган фәнни-гамәли тикшеренүләр һәм экспериментлар алып барды, Халыкара космик станция эшчәнлеген алып баруда ярдәм итте һәм йөк корабльләре китергән җиһазларны көйләү эшләрен башкарды.
Корабль Казахстан территориясендә, Җизказган шәһәреннән көньяк-көнчыгышка төшеп утырган. Хәзерге вакытта ул урынга эзләү-коткару отряды юл алган. Экипаж галәмдә 173 көн булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia