Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә комсомолына – 95!

Педагогия көллияте студентларының үткән гасырның 60 - 70 нче еллары комсомоллары Гөлсимә Фәтхулла кызы Лукашова һәм Лера Нигъмәтҗан кызы Мөстәкыймова белән очрашулары әнә шул күренекле датага багышланган иде.

Ул ерак еллар комсомоллары, кыенлыклардан, каршылыклардан куркып тормыйча, үз иленең киләчәген корган, бүгенге көндә аеруча тансык булган патриотлык һәм әхлаклылык нигезләрен салган.
Элек партиянең Бөгелмә шәһәр комитеты икенче секретаре, идеология мәсьәләләренә җаваплы булган зат Г. Лукашова узган гасырның 20 нче, 40 нчы елларында шәһәр һәм районыбыз комсомолларының тормышы турында сөйләде. Туган төбәгебездә алар батырлыгын, алар эшчәнлеген чагылдырган һәйкәлләр күплеген әйтте.
Күп еллар шәһәр һәм район хакимиятендә эшләгән Л. Мөстәкыймова хәзерге җәмгыятьтә яшьләрнең ролен билгеләп үтте. Көллияттә алган белемнәр һәм балаларны ихлас ярату булачак укытучы һәм тәрбияче өчен төп таяну ноктасы булып тора.
Кунакларның чыгышларын студентлар бик ошатты. Очрашу җылы шартларда узды.
Р. ХӘСӘНШИНА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса