Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә китапханәсенә – тамаша карарга (+ФОТОЛАР)

Караңгы төшеп килгәндә, нәни бөгелмәлеләр китапханәгә ашыкты. "Китапханәдә кич" акциясе берничә ел эчендә бик популярлашты, шуңа күрә дә бирегә килүчеләр саны елдан-ел арта. Быел исә балалар китапханәсе китап укырга яраткан балаларны кызыклы әкият, химик реакцияләр, "Мафия" уены, киләчәкне юраучы белән каршы алды. Майя исемле бал корты иң нәниләрнең күңелен күрде....

Караңгы төшеп килгәндә, нәни бөгелмәлеләр китапханәгә ашыкты. "Китапханәдә кич" акциясе берничә ел эчендә бик популярлашты, шуңа күрә дә бирегә килүчеләр саны елдан-ел арта. Быел исә балалар китапханәсе китап укырга яраткан балаларны кызыклы әкият, химик реакцияләр, "Мафия" уены, киләчәкне юраучы белән каршы алды. Майя исемле бал корты иң нәниләрнең күңелен күрде. Экология елы булгач, бу проблемадан да читкә тайпылмаганнар. Килгән кунакларга энергиясе беткән батарейларны яңага алыштырырга тәкъдим иттеләр. Китапханә заманадан артта калмаган, фотозона да булдырган. Газета һәм китаптан ясалган манекеннар белән фотога төшеп калырга бу көнне һәркем ашыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса