Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә кибетләрендә санитар нормаларны бозу очракларын ачыклаганнар

Дүрт кибет кисәтелде.

Бөгелмә районында санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде. Сәүдә оешмаларында чираттагы тикшерүләр уздырганнар һәм кайбер хокук бозуларны ачыклаганнар.

Дүрт кибеттә социаль дистанцияне тәэмин итү   билгеләре булмаган.

Полиция хезмәткәрләре материаллар җыйган, шуннан соң эш судка тапшырылган. Бөгелмә шәһәр суды кибетләр җитәкчеләренең гамәлләрен "гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә югары әзерлек режимын керткәндә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү" маддәсе буенча квалификацияләде һәм аларга кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләде.

Сәүдә нокталарында контрольлек итү чаралары алга таба да дәвам итәчәк. Тиешле  таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплы затларга штрафлар салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса