Бөгелмә җитәкчесенең бер эш көне
27 апрель көнне шәһәребезнең җәмәгатьчелек вәкилләре Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән бер эш көне дәвамында "Җитәкченең бер эш көне" дип аталган рейд уздырды. Бу көнне интернетта социаль челтәрләрне алып баручы администраторлар, "Мамонтенок" хәйрия хәрәкәте хезмәткәрләре шәһәр мэрының эшен шәхсән күзәтә алды. Көнлек маршрут Линар Закировның эш...
27 апрель көнне шәһәребезнең җәмәгатьчелек вәкилләре Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән бер эш көне дәвамында "Җитәкченең бер эш көне" дип аталган рейд уздырды. Бу көнне интернетта социаль челтәрләрне алып баручы администраторлар, "Мамонтенок" хәйрия хәрәкәте хезмәткәрләре шәһәр мэрының эшен шәхсән күзәтә алды.
Көнлек маршрут Линар Закировның эш планы буенча төзелгән иде. Ул иртәнге сәгать 6да башланып китте. Хакимият бинасы янында җыелып, җәмәгатьчелек эшлеклеләре журналистлар белән юлга чыкты. Беренче тукталыш пункты -- Ключи авылында. "Рассвет" хуҗалыгы -- Бөгелмә районында иң алдынгы хуҗалыклар рәтендә. Биредә зур көч куеп, сыер фермасын төзекләндергәннәр. Хәзер фермада импортлы яңа сыер саву җиһазлары куелган. Шул рәвешле, хуҗалык быел өч ай эчендә 185 тонна сөт җитештергән. Моннан тыш, хуҗалык җитәкчесе Валерий Токарев яңа дуңгыз фермасы да төзеп куйган. Анда да, сыер фермасындага кебек үк, чит ил җиһазлары кайтартылган, җылытыла торган идән түшәлгән. Бүгенге көндә хуҗалыкта 524 баш мөгезле эре терлек, 415 баш дуңгыз бар.
Линар Закиров күзәтүеннән бер әйбер дә читтә калмый. Спас авылына юл тотканда, без Кече Бөгелмә авылы янында да тукталыш ясап алдык. Былтыр авыл читендәге карьерда санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән булган. Быел исә аның эзе дә калмаган. Чүпне җыеп, шәһәр чүплегенә илткәннәр, ә карьер янын трактор белән эттереп, җыештырып куйганнар. "Бу -- районда алып барыла торган эшләрнең берсе. Санкцияләнмәгән чүплекләр саны елдан-ел арта. Быел районыбызда шундый 28 нокта ачылды. Бүгенге көндә чүплекләрнең инде 20се юкка чыгарылды", -- ди район башлыгы.
Юл барышында "Агропродукт" җәмгыяте кырында ватылып туктап калган чәчүлек агрегатына тап булдык. Линар Закиров машинасын туктатып, тракторның ни сәбәпле ватылуын ачыклады һәм тиешле оешмаларга шылтыратып, тиз арада бу проблеманы чишәргә кушты. "Кызу чәчү вакытында бер генә техника да туктап торырга тиеш түгел", -- диде ул. Районда бүгенге көндә чәчүлек җирләрнең 40 процентына булачак уңыш орлыклары салынган.
Юлны дәвам итеп, без Спас авылы янында төзелеп килүче "Племпродукт" җәмгыятенә килеп җиттек. Биредә кошчылык комплексы төзелеп бетеп бара. Монда нәселле кошлар үрчетәчәкләр. Биредә шулай ук йомырка, тавык ите җитештерү цехлары булдыру күздә тотыла. Җәмгыять елына 800 миллион сум табыш алырга ниятли.
Сәгать 10да без инде шәһәрнең административ бинасында идек. Монда җәмәгатьчелек хезмәткәрләре Линар Закировның шәһәр җитәкчеләре белән булган эшен күзәтә алды. Анда бер сәгать булганнан соң ,балалар поликлиникасына юл алдык. Анда "Мамонтенок" хәйрия хәрәкәте булышлыгы белән "Яркий путь к здоровью с мамонтенком" проекты гамәлгә ашырылды. Линар Закиров поликлиникада балалар почмагын ачуда катнашты. Үзеннән бүләккә ял почмагына кую өчен зур телевизор тапшырды.
Соңыннан шәһәр мэры янә хакимият бинасына кайтты һәм биредә халыкны кабул итте. Бөгелмәләрнең шәһәр мэрына мөрәҗәгатьләре күп. Мәсәлән, Подлесный бистәсендәге мәчеткә быел яз көне су кергән, эколог-биологлар үзәге урнашкан бинага капиталь ремонт кирәк, аның түбәсеннән су ага икән, ә инвалид бала тәрбияләүче ананы 2 нче лицейда инвалид коляскасын өстәге катларга күтәрү лифты булмау борчый. Линар Закиров сорауларны, мөрәҗәгатьләрне тыңлагач, бөгелмәләргә әлеге мәсьәләләрне ел дәвамында уңай хәл итәргә сүз бирде.
Төшке аштан соң эш дәвам итте. Линар Закиров төзелеш, капиталь ремонт эшләре алып барыла торган объктларны карарга чыкты. Барысы да -- җитәкче контролендә. Бигрәк тә -- Бөгелмә сулыгында барган эшләр. Сулык янын тәртипкә китерү эшләре чытырманлык булып утырган агач-куакларны кисү, "ливневка"ны чистартудан, электр яктырткычларын яңаларга алыштырудан башланып киткән.
Быел "Миллениум" яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясыйлар. Эш 80 процентка үтәлгән инде. Клубны Яшьләр көнендә тантаналы рәвештә ачарга ниятлиләр икән. Кольцов урамында барган төзелеш ел азагына тәмамланырга тиеш. Биредән фатирларны Бөек Ватан сугышы ветераннары, социаль ипотека буенча алучы бөгелмәләр көтә. 4 нче мәктәптә алып барылган төзелеш шулай ук тәмамлану алдында тора. Моннан тыш, шәһәр мэры Лазо, Некрасов, Энгельс урамнарындагы юлларны, җәяүлеләр сукмакларын карады. "Юллар төзекләндереләчәк, тротуарлар яңартылачак", -- дип сүз бирде ул.
Менә, ниһаять, кичке сәгать 6да шәһәр мэрының эш көне тәмамланды. Дөресен әйтәбез, җәмәгатьчелек вәкилләре дә, без -- журналистлар да бик арыдык. Шәһәр мэры булу җиңел түгел икән!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Елена Логинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа