Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә хуҗалыклары өчен кызу чор

Ниһаять, Бөгелмә районында тотрыклы һава торышы урнашты. Аны иң зарыгып көтүчеләр, мөгаен, авыл хезмәтчәннәредер. Күрше районнар инде бар куәткә кыр эшенә керешкән вакытта безнекеләр кар эреп бетеп, сулыклар бераз кипшергәнен көтәргә мәҗбүр. Бүгенге көндә районыбызда эшләп килүче һәр хуҗалык чәчү, тырмалау эшенә керешкән. Наратлы авыл җирлеге кырлары иң алдан кардан...

Ниһаять, Бөгелмә районында тотрыклы һава торышы урнашты. Аны иң зарыгып көтүчеләр, мөгаен, авыл хезмәтчәннәредер. Күрше районнар инде бар куәткә кыр эшенә керешкән вакытта безнекеләр кар эреп бетеп, сулыклар бераз кипшергәнен көтәргә мәҗбүр.

Бүгенге көндә районыбызда эшләп килүче һәр хуҗалык чәчү, тырмалау эшенә керешкән. Наратлы авыл җирлеге кырлары иң алдан кардан ачыла икән. Нәкъ менә әлеге авылда эшләп килүче "Наратлы" җәмгыяте, беренчеләрдән булып тырмалау эшенә керешкән. Ә чәчүгә килгәндә, "Подгорный" җәмгыяте алдынгы булып чыккан. Алар башкалардан уздырып, солы чәчергә керешкән.

- Безнең район үзенчәлекле һава шартларына ия. Бер хуҗалык җирләре инде чәчүгә әзер булса, икенчеләренекендә әле кар ятмаларын да очратырга була. Зеленая Роща, Акбаш авылы - шулар исәбендә. Вакыт бик кысан, чәчүне 20 майга төгәлләргә кирәк. Әлеге срокка өлгерербез дип уйлыйм. Һәр хуҗалыкның үз техника һәм орлык белән тәэмин ителгән, - дип белдерде Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетин бүлеге консультанты Илнур Миңнегалиев.

46 меңнән артык гектар җиргә сабан ашлыгы чәчү тора авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында. Шуларның 35 меңнән артыгы - бөртекле культура.

Яз кайбер аграр хуҗалыклар өчен югалтулардан башланып киткән. Көздән, кыштан ук уҗымнар чыкмас дигән курку бар иде. Әйе, ул чынлап та шулай булып чыкты. "Колос", "Рассвет" хуҗалыкларының уҗымы, көздән дым аз булу сәбәпле, үсеп чыкмаган. Авыл хезмәтчәннәре өчен, әлбәттә, бу зур югалту. Бүгенге көндә ул өстәмә чыгым һәм көч таләп итә.

"Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта эш бар куәткә кайный. Биредә бүгенге көндә ике чәчү агрегаты эшли. Алар әле солы чәчү белән мәшгуль.

- Гомумән, безнең 7 мең гектар чәчү җиребез бар. Анда арпа, мал азыгы, бодай һәм күпьеллык үләннәр чәчәргә җыенабыз. Эш күп. Мехнизаторлар иртәдән кичкә кадәр кырда. Көннәр шулай яхшы торса, чәчү эшен 15 майга тәмамларга җыенабыз инде. Җирдә дым җитәрлек, шуңа орлыкларны аның куенына вакытында салып өлгерергә кирәк, - ди "Муса Җәлил исмендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев.

Авыл хезмәтчәннәренең эше әле бихисап. Бу чорда алар өчен ял да юк, бәйрәм дә юк. Аларның тырышлыклары бушка китмәс. Көзен тук башаклы иген кырлары мул уңыш белән сөендерер!

Ләйсән БИКБУЛАТОВА,

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Айгөл Шәрәфиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса