Бөгелмә халкын спорт үсеше борчый
«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасы Бөгелмә районына барып җитте. Партия командасының һәр очрашуы - бу нәрсәләр эшләнгән һәм нинди бурычлар әле алда тору турында җанлы сөйләшү. Татарстанлылар төрле проблемаларны күтәрә, Татарстаннан булачак Дәүләт Думасы депутатларына үз күрсәтмәләрен бирә. Бөгелмәдә фикерләшүнең төп темасы спорт инфраструктурасының алга таба үсеше булды. Район...
«Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасы Бөгелмә районына барып җитте. Партия командасының һәр очрашуы - бу нәрсәләр эшләнгән һәм нинди бурычлар әле алда тору турында җанлы сөйләшү. Татарстанлылар төрле проблемаларны күтәрә, Татарстаннан булачак Дәүләт Думасы депутатларына үз күрсәтмәләрен бирә.
Бөгелмәдә фикерләшүнең төп темасы спорт инфраструктурасының алга таба үсеше булды. Район үз шәкертәленең удышлары белән горурлана. «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 40 еллык эшчәнлеге дәверендә 13 Россия спорт остасын, 50дән артык спорт остасы кандидатларын әзерләгән. Бүген "Юность" спорт комплексы базасында 600 спортчы шөгыльләнә, 9 бүлек эшли, 5 спорт залы, бассейн эшли. Әмма бинаның бер өлеше төзекләндерүгә мохтаҗ. Бөгелмә мэры Линар Закиров аңлатып киткәнчә, хәзерге вакытта проект эшләре һәм объект экспертизасы төгәлләнгән. «Әмма ремонт эшенә федераль һәм республика, шулай ук Дәүләт Думасы депутатларының ярдәме дә таләп ителәчәк», - дип белдерде мэр.
Тагын бер төзекләндерү таләп иткән объект - "Чаңгы базасы" спорт сәламәтләндерү комплексы. Комплек үз эченә чаңгы-роликларда йөрү трассасын, гимнастика шәһәрчеген, фуктбол кырын ала. Климат шартлары кышкы спорт сезонын беренчеләрдән булып ачып, иң соңгысы булып ябарга мөмкинлек бирә. 30 ел эчендә 3 меңгә якын чаңгычы әзерләнгән, ел саен төрле дәрәҗә спорт чаралары уза. Бөгелмәдәге Чаңгы базасы Татарстанның алдынгы спортчыларын әзерләү өчен төп мәйданга әверелсен өчен реконструкция таләп ителә. Бу бкрычны бөгелмәлеләр партия командасы алдына куйды.
intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа