Бөгелмә гражданнары өчен түләүсез юридик ярдәм көне узачак
Алдан язылырга онытмагыз!
2019 елның 25 ноябреннән 2 декабрьгә кадәр “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлегендә, Партиянең 18 еллыгына багышлап, традицион чара – Гражданнарны кабул итү атналыгы уздырыла.
27 ноябрьдә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында, “Бердәм Россия” Бөгелмә җирле бүлегенең М. Җәлил урамы, 31нче йорт, 310нчы бүлмә адресында урнашкан җәмәгать кабул итү бүлегендә гражданнарны кабул итәчәкләр: 8.00– 9.30 сәгатьтә – Пенсия фонды белгече; 9.30–11.00 сәгатьтә – суд приставы; 11.00–12.30 сәгатьтә – нотариус; 12.30–14.00 сәгатьтә – БТИ архивы хезмәткәре; 14.00–15.30 сәгатьтә – адвокат.
Белешмәләр алдан язылу өчен телефон 4-03-99.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа