Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә горурлыгы (+ФОТОЛАР)

Сергей Рыжиков үзенең туган шәһәрен хөрмәтләп, бәйрәм көннәрен бөгелмәлеләр белән үткәрде. Күпләргә үрнәк булган безнең бу якташыбыз хәрби юнәлешне үз иткән егетләр белән шәхсән очрашып сөйләште. Кадет мәктәр-интернаты малайлары "Роскосмос" космонавтын түземсезлек белән көтеп алды. Үзләрен кызыксындырган сорауларны уйлый торды. Алар актлар залында көткән арада, Сергей Рыжиковка мәктәп буенча экскурсия...

Сергей Рыжиков үзенең туган шәһәрен хөрмәтләп, бәйрәм көннәрен бөгелмәлеләр белән үткәрде. Күпләргә үрнәк булган безнең бу якташыбыз хәрби юнәлешне үз иткән егетләр белән шәхсән очрашып сөйләште.

Кадет мәктәр-интернаты малайлары "Роскосмос" космонавтын түземсезлек белән көтеп алды. Үзләрен кызыксындырган сорауларны уйлый торды. Алар актлар залында көткән арада, Сергей Рыжиковка мәктәп буенча экскурсия оештырдылар.

Беренче булып, космонавтка самолетта очарга өйрәнү классын күрсәттеләр. Заманча технологияләр егетләргә зур мөмкинлекләр ача. Алар компьютер алдында утырып, самолет очыра, аны җиргә утырта. Кадерле кунакка мәктәп музеен да күрсәтми калмадылар, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемен йөрткән бу мәктәп-интернатның күпчелек экспонатлары нәкъ шул юнәлештә. Мәктәп белән танышып чыккач, кунак актлар залына юл тотты.

Сорау бирергә мөмкин дигән сүзне ишетү белән егетләр бер-бер артлы микрофон артына тезелеп басты. Сораулар явып кына торды:

  • Космонавт нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
  • Беренче чиратта, сәламәтлек, зур тәҗрибә һәм инде һәр ир-атка хас сыйфатлар булырга тиеш. Түбәннән башлап, зурга омтыларга кирәк.
  • Балачакта кем булырга хыялландыгыз?
  • Кечкенәдән үк очучы буласым килде. Яшьтән үк еш кына самолетта очарга туры килә иде. Летчикларга сокланып карадым.
  • Америка космонавтикасы Россиянекеннән нәрсәсе белән аерыла?
  • Аермалар күп инде ул. Төрле юл белән барабыз. Мин АКШта әзерлек үттем, анда алган тәҗрибә бик үзенчәлекле. Ләкин халык бар җирдә дә бер төрле.
  • Космоста инопланетяниннарны очратырга мөмкинме?
  • Бу турыда берни дә әйтә алмыйм. Комментарийсыз калдырам бу сорауны.
  • Күп кенә галимнәр, тагын башка галәмнәр бар, башка планеталарда да тормыш булырга мөмкин, дип белдерә. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
  • Мин бит галим түгел, ә гади летчик. Бу әлегә гипотеза гына булып кала бирә Моны дәлилләгән кеше юк, әле тикшерүләр бара. Үзем күреп инанмыйча, ышанмыйм.
  • Космоста ни гаҗәпләндерә?
  • Космоста барысы да гаҗәп. Авырлыкны югалту хисе белән очу барышы буена кечкенә бала кебек сөенеп туя алмадым. Җир шарының матурлыгына сокланып туймаслык. Аны сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел.
  • Җирдән еракта ни телисең?
  • Анда озаккарак каласы килә.
  • Тюбикларда ашамлык тәмлеме?
  • Инде 40 еллап тюбиклардан ашау юк. Сублимированный азык ашыйлар космоста.
  • Җиргә төшкәннән соң яңадан аякка басып китү өчен никадәр вакыт кирәк булды?
  • Мин авыррак булыр дип уйлаган идем. Җиргә төшкәч, медицина палатасына алып кереп киттеләр, скафандрларны салдыргач, гади күнегүләр ясарга кушалар. Икенче көнне инде торып киттем, атна азагына тулысынча күнеккән идем.
  • Нинди дәрәҗәләрегез бар?
  • Мин аларның барысын да санап та чыга алмыйм. Ләкин иң истәлеклеләр - "Гражданнар оборонасына әзер бул" дигән значок һәм 3 нче разрядлы парашютчы значогы. Менә шушы балачак истәлекләре күңелгә иң кереп калганнары.
  • Космоска очканда, нинди хисләр кичердегез?
  • Җаваплылык һәм хыялым тормышка ашачак дигән шатлыклы хис.
  • Космостан җирдәге экологик ситуация күренәме?
  • Бу - безнең иң төп бурычларыбызның берсе. Җир шарындагы шундый урыннарны билгеләү белән еш шөгыльләндек.

Укучыларның сораулары бетмәс булды, ләкин вакыт кысан булганлыктан, туктатырга туры килде. Сергей Рыжиков шәһәр мэры Линар Закировка үз туган шәһәрендә булып, якташлары белән очрашу мөмкинлеге тудырганы өчен зур рәхмәтләрен белдерде, шуннан соң фотога төшү тантанасы башланды. Һәркемнең космонавт белән истәлек калдырасы килде.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Альбина Акимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса