Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә ГХАТ бүлеге хисап тота

​​​​​​​2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә районы Гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) бүлеге  тарафыннан 3 350 гражданлык хәле акты теркәлгән.

2019 елда шәһәр һәм район буенча туу турында 857 акт теркәлгән. Яңа туган балаларның   435е – малай (51 процент) һәм 422се – кыз (49 процент).

2019 елның иң яшь әнигә – 14, ә иң яшь әтигә – 20; иң өлкән әнигә – 45, өлкән әтигә 58 яшь булган.

2019 ел исемнәр төрлелеге белән дә истә калырлык булды. Сирәк исемнәр арасында Умар, Демьян, Агиль, Родослав, Айдан, Имран, Авигея, Асель, Иулиания, Лирия, Микаэла, Сияна, Эллария кебек исемнәрне атап була. Ә әти-әниләр кушкан иң популяр исемнәр булып Артём, Егор, Марк, Мирон, Роман, Тимур, Арина, Милана, Мирослава, София, Эмилия танылдылар.

2019 елда туган барлык балаларның 330ы (38 процент) – гаиләдә беренче, 355е (41 процент) – икенче, 133е (15 процент) – өченче, 37се (4 процент) – дүртенче һәм аннан соңгы балалар. Алдагы еллар белән чагыштырганда, узган елда өченче һәм аннан соңгы булып туган балаларның  саны артуны билгеләп үтәргә мөмкин.

Узган елда 541 пар өйләнешкән. Гадәттәгечә, никахларның иң күбесе җәйге-көзге чорда теркәлә. 2019 елда “пик” ае август булды. Августта барлыгы 89 пар никахларын теркәгән. Иң аз никахлар традицион рәвештә, май аенда теркәлгән. Шулай итеп, 2019 елның маенда бары тик 10 пар гына никахлашкан.

Үткән 2019 елның иң өлкән кияү егетенә 79, ә иң өлкән кәләшкә 66 яшь тулган. Иң яшь кәләшкә – 15, иң яшь кияүгә 18 яшь булган. 

Теркәлгән һәр бишенче никах – катнаш никах, ягъни төрле милләт вәкилләре парлаша. 2019 елда 137 шундый никах теркәлгән, бу теркәлгән никахларның гомуми санының 25 процентын тәшкил иткән. Никахлашу турында гражданлык хәле актын теркәүчеләр арасында 18 кеше – чит дәүләт гражданы.

2019 елда никахны өзү турында 399 акт теркәлгән, бу 2018 елга караганда 19 актка (4 процент) кимрәк. Аерылышу турындагы актларның 79 проценты суд карары нигезендә төзелгән; үзара килешү буенча 79 гаилә таркалган (19 процент).

Узган ел дәвамында үлем турында  барлыгы 1 342 акт төзелгән, бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 89 актка (6 процентка) кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса