Бөгелмә эзтабарлары – хәрби археологиядә профессионаллар
Башкалабыз Казаннән ерак булмаган "Чайка" ял-сәламәтләндерү лагере базасында Татарстан эзтабарларының XVI республика фестивале булып узды. Әлеге чарада 200дән артык эзтабар (мәктәп укучылары һәм студентлар), шул исәптән беренче тапкыр шәһәребезнең 2 нче лицееннан "Бугульма - Поиск" отряды да катнашты. 20ләп отряд үзләренең иҗади визит карточкаларын һәм видеосюжет күрсәттеләр, "Брейн-ринг" уены барышында...
Башкалабыз Казаннән ерак булмаган "Чайка" ял-сәламәтләндерү лагере базасында Татарстан эзтабарларының XVI республика фестивале булып узды. Әлеге чарада 200дән артык эзтабар (мәктәп укучылары һәм студентлар), шул исәптән беренче тапкыр шәһәребезнең 2 нче лицееннан "Бугульма - Поиск" отряды да катнашты.
20ләп отряд үзләренең иҗади визит карточкаларын һәм видеосюжет күрсәттеләр, "Брейн-ринг" уены барышында Бөек Ватан сугышы турындагы сорауларга җавап бирделәр, эзләнү-туристлык полосасын үттеләр, җәйге биатлон, автомат сүтеп-җыю, хәрби археология ярышларында актив катнаштылар.
Бөгелмәләр, мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашуларына да карамастан, уңышлы чыгыш ясадылар. Денис Кочетков, Филипп Коржов, Александр Крылов, Кирилл Павлишин, Булат Шәвәлиев һәм Наил Шәйхаттаров составындагы команда (җитәкчесе - 2 нче лицей педагогы Николай Братухин) ике мәртәбә "бронза" призерлар булдылар. Команда җәйге биатлонда һәм иң абруйлы ярышларда - хәрби археология ярышларында мактаулы өченче урын яулады.
Николай БРАТУХИН,
2 нче лицей укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа