Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә эшмәкәренә – грант

ТР Бөгелмә муниципаль районыннан Рәфис Әхмәтсафин балыклар үрчетү өчен 3 миллион сумлык грант алды.

Ул “Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү” милли проекты кысаларында, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Агростартап” программасы буенча дәүләт ярдәменә ия булган 103 эшмәкәрнең берсе булды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Мине балыкчылык җәлеп итте, чөнки улым алар белән 3 ел шөгыльләнә инде. Әле үсмер чагында ук ул еш кына Самара өлкәсенә туганнарыбыз янына бара иде, анда бу тармак шактый яхшы үсеш алган. Аннан балыкка һәм аның белән бәйле бөтен нәрсәгә мәхәббәтебез башланды да инде. Улым төрле шәһәрләрдә өйрәнде, белгәннәрен камилләштерде, ә мин әти кеше буларак, аның башлангычларында кайда эш белән, кайда киңәш белән ярдәмгә килдем. Пенсиягә чыккач, үземне бу проектка багышларга булдым. Икенче сулыш ачылган кебек булды. Татарстанда булмаган балыкларны — нәселле карплар, калынаяклар (толстолобиклар) һәм амурларны үрчетәчәкбез. Төп сүз монда нәселле” балыклар турында бара, чөнки карпның да төрлесе бар, ” – дип билгеләп үтте Рафис Әхмәтсафин.

Грантка эшмәкәр суыткыч җиһазлары, азык экструдер-гранулятор сатып алган, шулай ук Рязаньнан аэратор алып кайткан, ул кышын калын боз катламы астында балыкларга суларга ярдәм итә.

Гранттан тыш, ул эшенә үзенең финанс чараларын — 2 млн. сумнан артык акча керткән. Быел Рәфис Әхмәтсафин күлгә беренче маймычларны җибәрәчәк, ә көзен балыкларын Бөгелмәдә генә түгел, Азнакайда, Баулыда һәм Әлмәттә дә сатарга планлаштыра. Алга таба фермер сөләйман балыгы токымнарын да үрчетергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса