Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә эшкуарларына юл ачыкмы?

Тик шунысы гаҗәпләндерә, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, аңа ярдәм итү турында күпме генә сөйләнелсә дә, чынлыкта исә, бу өлкәдә хәлләр бик үк шатланырлык түгел икән. Бу проблемалар Рәшит Ахияровичның күңелен дә бик нык төшерә.

Каз – табын күрке...

Казлар – борын-борыннан авылның күрке саналган. Халкыбызның кайбер матур йолалары да нәкъ менә каз белән бәйле. Мәсәлән, туйга каклаган ике каз бүләк итү, каз өмәсе... Кияүгә чыгучы кызның бирнәсендә каз мамыгыннан мендәр булмаса, бу инде, гомумән, зур әдәпсезлек саналган.

Гомумән, ул инде күп гасырлар буе халкыбызның бәйрәм табынына куела торган иң затлы нигъмәтләреннән берсе. Аның үзенә генә хас, телне кытыклый торган тәме чит-ят халыкларны да битараф калдырмый. Мәсәлән, эстоннар кешенең татар икәнен белүгә: «О-о, Казан татар, вяленый гусь с гречкой», – дип, каклаган казын искә төшерәләр. Гомумән, эстон телендә «татар» сүзе «карабодай» мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Моның берникадәр тарих белән бәйләнеше бар.

Элек, күчмә халык буларак, татарлар, ерак юлга чыкканда, үзләре белән һәрчак эченә карабодай тутырылган каз ала торган булганнар, чөнки каклаган каз бозылмый. Һәм аны, кайчан телисең – шул вакытта ашыйсың. Диетик ит буларак, каз итендә холестерин юк. Галимнәр фикеренчә, аны даими кулланганда, ул кеше организмыннан төрле зарарлы матдәләрне куа.

Шунысы гаҗәп, бүген безнең рестораннарга күз салсак, аларның инде исемнәре генә түгел, андагы ризыкларның да күпчелеге чит илнеке. Мәсәлән, үрдәкләр Венгриядән кайтартыла, бозау ите – Италиядән, сарык ите – Яңа Зеландиядән!.. Ә үзебезнең какланган милли каз итен татып карыйм дисәң, аны тәкъдим итүче ресторан эзләп, шактый чиләнергә туры килә. Хәтта сыраханәләрдә дә аны табып булмый. Анда кытайлар ясап җибәргән кипкән кальмар белән вобла хуҗа.

 

... Әмма аны асрау җиңел түгел

Республикабызда шәхси эшмәкәрлек юнәлешен үстерү, алга сөрү, бу өлкәгә ярдәм итү юнәлешендә шактый масштаблы эшләр башкарылуы хакында һәрдаим газета-журнал битләреннән укып һәм зәңгәр экраннардан карап беләбез. Гомумән алганда, соңгы елларда авылларыбыз бушап калу сәбәпле, авыл хуҗалыгы, кошчылык, терлекчелекне үстерү турында бик күп сүзләр йөри. Билгеле, бу өлкәләр кешедән күп көч, сәләт, тырышлык таләп итә. Бүгенге язмабыз да нәкъ менә шундый эшкуар, тәҗрибәле авыл хуҗалыгы белгече, республикада иң эре каз үрчетү хуҗалыгы тотучы шәхес Рәшит Ахияр улы Рахмановка багышлана. Гомерен кош үрчетү өлкәсенә багышлаган тәҗрибәле белгеч. Хәрби хезмәттән кайткан көненнән башлап, кош фабрикасында бригадир булып эшли башлый. Башкортстанның авыл хуҗалыгы техникумында, соңрак авыл хуҗалыгы институтында белем ала.

Рәшит Ахияровичның Бөгелмә районындагы эшмәкәрлек эшчәнлегенә 2011 елда нигез салына. Ул затлы кош, табын күрке булган каз үрчетү белән шөгыльләнә башлый, бүгенге көндә инде ул республикадагы иң эре кошчылык компаниясе белән җитәкчелек итә. Аның хуҗалыгында – “ПЛЕМПТИЦА БУГУЛЬМА” җаваплыгыгы чикләнгән җәмгыятьтә барлыгы 15 мең баш каз исәпләнә. Кошчылык фермалары районның өч авыл җирлегендә – Вязовка, Петровка, Исаково авылларында урнашкан. Хуҗалыкта ак һәм соры кошлар үрчетелә. Җәмгыятьнең төп эшчәнлек юнәлеше каз йомыркасы җитештереп, аларны инкубациягә кую, каз бәбкәләре чыгару. Бәбкәләр безнең тирәдәге 5 өлкәгә озатыла. Бу – Самара, Оренбург, Чиләбе, Башкортстан җирлекләре. Хәтта Омскидан килеп алучылар да шактый икән. Шулай ук заказлар буенча каз ите, махсус оешмаларга йон җитештереп сату эше дә оештырылган. Хуҗалыкта бүгенге көндә 21 кеше эшли. Җәй көне аларның саны 30дан артып китә. Хуҗалык җәйге чорда авыл җирлегендә яшәүче 4–5 укучы баланы эшкә урнашып, каз карау үзенчәлекләренә өйрәтә. Монан тыш, Рәшит Рахманов өченче ел рәттән яз көне – апрель, май айларында Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Ютазы, Баулы, Азнакай районы халкы өчен кредит бирә. Ул шуннан гыйбарәт, җәмгыять тарафыннан ун баш каз бәбкәсе бушлай бирелә, кредитка каз бәбкәсе алган кешеләр октябрь, ноябрь айларында өч килограмм һәм аннан да зуррак авырлыктагы ике түшкә казны кайтарып бирергә тиеш булалар. Әлеге эшчәнлек халык тарафыннан бик уңай кабул ителгән һәм бу тәкъдимне хуплаучылар шактый.

Тик шунысы гаҗәпләндерә, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, аңа ярдәм итү турында күпме генә сөйләнелсә дә, чынлыкта исә, бу өлкәдә хәлләр бик үк шатланырлык түгел икән. Бу проблемалар Рәшит Ахияровичның күңелен дә бик нык төшерә.

- Авыл җирлекләрендә ташландык фермаларны сатып алып, казлар үрчетү эше белән шөгыльләнә башладым. Башлангыч чорда барысы да яхшы барды. Ә соңрак, бигрәк тә соңгы елларда проблемалар көннән-көн арта. Законнар эшмәкәрлеккә каршы, эшкуарлыкны үстерүгә юл куймый. Алар зур фабрикалар өчен каралган, ә кече эшмәкәрләргә юлны бөтенләй яба. Мәсәлән, казларны гына алсак та, алар сулыктан су эчәргә, көтүлеккә чыгарга тиешләр. Законнарга күз салсаң, суга якын килергә ярамый, көтүлеккә чыгарырга ярамый, җирләрне таптыйлар. Әгәр аларны һәрвакыт кардаларда гына тотсаң, иммунитетлары төшә, кош авыруга әйләнә, билгеле инде, моның ни белән бетәсен әйтеп тә торасы юк... Бу инде бизнесның аяныч нәтиҗәсенә китерә. Хәзерге законнар буенча алар кардаларда, фермаларда гына яшәргә тиеш. Кешеләрнең үзләренең үк тәҗрибәсезлеге нәтиҗәсендә, кошлар бик күп авыруларга юлыгалар. Нәтиҗәдә, икътисадый эффект кими, зыян арта. “Россветнадзор”, “росстехнадзор”, экологлар һәм башка инстанцияләр тарафыннан оештырылучы бетмәс тикшерүләр, штрафлар безгә эшләргә ирек бирми. Банклар да безнең өчен түгел. Кредит алам дисән, яртышар ел көтәргә туры килә. Ул вакытка инде әлеге чараларның кирәге дә калмый, шуның өстенә, аның процентлары да бермә-бер арта. Әгәр болай дәвам итсә, җәйгә җәмгыятьне ябу турында да уйлыйм. Алга таба нәрсәдер эшләргә һәм җитештерергә бернинди кызыксыну да юк, – дип бик тә борчылып сөйләде эшмәкәр.

Менә шулай җәмәгать, болай барса, табын күрке булган казларыбыз, үзебездә җитештергән экологик яктан чиста итләребез-сөтләребез дә өстәлләребездән югалмагае әле.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса