Бөгелмә чит төбәк архитекторлары күзлегеннән (+ФОТОЛАР)
Бөгелмә җирлегенә беренче тапкыр аяк басучылар шәһәребезне ничек күзаллый? Аеруча архитектор һөнәренә ия булганнары? Узган атна шимбәсендә Бөгелмәгә шундый кунаклар килеп төште. Алар архитекторларның "Язгы МАРШ" дип аталган воркшоп1 кысаларында экскурсиягә һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга дип килгән. 2016 ел "Сулыклар зонасы елы" буларак узды. Белгәнебезчә, шуның нәтиҗәсендә Бөгелмә сулыгы...
Бөгелмә җирлегенә беренче тапкыр аяк басучылар шәһәребезне ничек күзаллый? Аеруча архитектор һөнәренә ия булганнары? Узган атна шимбәсендә Бөгелмәгә шундый кунаклар килеп төште. Алар архитекторларның "Язгы МАРШ" дип аталган воркшоп1 кысаларында экскурсиягә һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга дип килгән.
2016 ел "Сулыклар зонасы елы" буларак узды. Белгәнебезчә, шуның нәтиҗәсендә Бөгелмә сулыгы территориясен төзекләндерүнең беренче этабы башкарылды. Халык яратып өлгергән яр буйларында быел "Җәмәгатьчелек киңлекләре үсеше" программасы кысаларында реконструкция дәвам иттереләчәк. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән архитекторлар, студентлар башкарылган һәм башкарыласы эшләр белән танышты. Алар үз юлын Я. Гашек урамыннан башлап җибәрде. Беренче эш итеп, кунакларны музейга алып керделәр. Илдә икенче, Россиядә бердәнбер булган Я. Гашек музее кунакларда кызыксыну уятты. Экскурсовод сөйләвен игътибар белән тыңлап чыккач, алар үз фикерләре белән уртаклашты. Кунаклар музейны архитектор күзлегеннән чыгып бәяләде һәм тышкы фасадын үзгәртергә мөмкин булган идеяләрен җиткерде.
Тарихка кереп чумганнан соң, аларны чынбарлыкка кайтарып, төзекләндерүнең икенче этабы башланганын "көтеп ятучы" Я. Гашек урамы буйлап экскурсиягә алып чыктылар.
Кунаклар арасында Мәскәү архитекторы бар иде. Ул - Григорий Гурьянов, "Практика" архитектура бюросы партнеры һәм аны оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Мәскәүле Бөгелмәдә, әлбәттә, беренче тапкыр: "Кызганыч, салкын вакытта килергә туры килде, җәйге айларда монда бик матурдыр дип уйлыйм. Сулык тирәлегенә җан өрелгәне күренә. Ул биредәге башка объектлардан аерылып тора. Дөньякүләм танылган язучы Я. Гашек Бөгелмә төбәге белән бәйле булуы һәм аңа багышланган музей минем өчен сюрприз булды", - дип фикер уртаклашты ул.
Бөгелмә шәһәренең баш архитекторы Марсель Каюмов эшнең икенче этабы кар эреп бетеп, көннәр җылыткач башаначак дип белдерде. "План инде әзер, шулай да воркшоп барышында яңгыраган тәкъдимнәр каралачак һәм бәлки алар планга да кертелер әле", - дип әйтте ул.
Шәһәр сулыгы ярында биек коймалар белән урап алынган территория бар. Анда элек элеватор эшләгән. Менә инде күп еллар биредә нибары каравылчы һәм сакчы эт хезмәт итә. "Әлеге территориянең хуҗасының биредә нәрсәдер булдырасы килә. Ләкин нәрсә икәнен әлегә белеп бетерми. Ул сезнең тәкъдимнәрне тыңларга әзер", - дип җиткерде Марсель Каюмов кунак архитекторларга.
Ябык капкаларның ачылуы безгә, җирле журналистларга, куаныч булды. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышып, без тирәлекне бар яклап карап чыктык. Килгән кунаклар да элеватор бинасын күреп, исләре китте.
Мондый биналарны күргәч, күзләр сөенә, башта төрле проектлар туа. Бу объектны, әлбәттә, башлангыч хәлдә саклап калырга кирәк. Элеваторны шәһәрнең йөзек кашына әйләндерергә мөмкин. Дөрес, биредә зур көч түгәргә туры киләчәк. Моның өчен халыкның да, шәһәр җитәкчелегенең дә кызыксынган булуы кирәк. Әлеге бинаны бөтенләй сүтеп ташлау бик зур хата булачак. Биредә ревитализация үткәрү сорала", - дип уртаклашты үз фикерләре белән Мәскәү кунагы Григорий Гурьянов.
Кунак үз фикерендә "ревитализация" сүзен кулланды. Архитектура өлкәсеннән ерак булган халык өчен бу сүз аңлашылып та бетмәс. Әлеге сүз "тарихи объектларга яңадан җан өрү" дигән мәгънәне аңлата. Киләчәктә биек капкалар юкка чыгар һәм әлеге территориядә бөгелмәлеләрне сөендерерлек объект барлыкка килер дип ышанып калабыз.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Альбина Акимова фотолары.
1 Воркшоп - инглиз сүзе, укыту, өйрәнү. Семинар, курслар белән бер дәрәҗәдә. Анда катнашучылар, белемне үзләре ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа