Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмә боксчылары җиңү яулады

8 - 9 апрель көнне Җәлил бистәсендә "2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе"нең ачык беренчелеге үтте. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстанның 8 шәһәреннән җыелган 80нән артык спортчы катнашты. "Е. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар һәм яшүмерләр спорт мәктәбе"ндә тәрбияләнүче спортчылар үз гәүдә авырлыгы категориясендә түбәндәге урыннарны яуладылар: 1 урын - Тимур...

8 - 9 апрель көнне Җәлил бистәсендә "2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе"нең ачык беренчелеге үтте. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстанның 8 шәһәреннән җыелган 80нән артык спортчы катнашты.

"Е. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар һәм яшүмерләр спорт мәктәбе"ндә тәрбияләнүче спортчылар үз гәүдә авырлыгы категориясендә түбәндәге урыннарны яуладылар: 1 урын - Тимур Арысланов (63 кг), Андрей Сукоркин (60 кг), Дмитрий Дементьев (30 кг), Никита Богданов (46 кг), Евгения Бажиева (52 кг), Илья Сажневларда (32 кг). Көмеш медальгә Илнур Шәйхетдинов (3кг), Алсу Сабирова (52 кг), Әминә Булудова (42 кг), Данил Телешов (36 кг), Дамир Әхмәтовлар (65 кг) лаек булды. Бронза медаль Тимур Нурмөхәммәтовка (36кг) тәтеде.

Спортчыларның тренер-укытучылары: Рафик Дәүләтшин, Роман Фирсов, Денис Григоров, Марат Нурмөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6