Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Бөгелмә авазы” хезмәткәрләре агач утыртуда катнаштылар

Матур традиция буенча быелның октябрь аенда Татарстанда Урман утырту көннәре узачак (2010 елдан бирле оештырыла). Айлык дәвамында барлыгы 1,7 миллионга якын агач утырту күздә тотыла. Яз көне узган шундый акция вакытында 1,3 миллион үсенте утыртылган булган. Шунысы куанычлы: һәр ел саен утыртылган агач күләме һәм әлеге эштә катнашучылар саны артканнан-арта...

Матур традиция буенча быелның октябрь аенда Татарстанда Урман утырту көннәре узачак (2010 елдан бирле оештырыла). Айлык дәвамында барлыгы 1,7 миллионга якын агач утырту күздә тотыла. Яз көне узган шундый акция вакытында 1,3 миллион үсенте утыртылган булган. Шунысы куанычлы: һәр ел саен утыртылган агач күләме һәм әлеге эштә катнашучылар саны артканнан-арта бара.

Урман хуҗалыгы министрлыгы да республика халкын акциядән читтә калмаска чакыра. Айлык барышында һәр атнаның шимбәсендә тирә-юнебезне яшелләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Әлеге мөһим чарада шәһәр һәм районыбызның оешма-предприятиеләре һәм мәктәп укучылары актив катнаша.

Әлеге акциядә "Бөгелмә авазы" хезмәткәрләре дә читтә калмады, 11 октябрь көнне, экологик бурычыбызны үтәү йөзеннән, агач утыртуда катнашырга булдык - үзәк мәчет янында балан, корыч агач (ягъни дардар, ясень), чыршы агачлары утыртып кайттык.

Барыбыз да бу эштән бик күп уңай тәэсир алдык. Бу эшне оештыручыларга да тел-теш тидерерлек түгел - "Бөгелмә урман хуҗалыгы" безне агач үсентеләре белән тулысынча тәэмин итте. Хәзер инде бисмилла әйтеп утырткан үсентеләребез тернәкләнсен һәм тирә-якка ямь биреп үсеп китсеннәр иде дип телибез.

Бер караганда, бер сәгатьлек кенә эш инде дип уйласак та, иң мөһиме шул - кешеләр шушы игелекле гамәлләре белән тирә-якны яшелләндерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Хәерле гамәлләребезнең ахыры да хәерле булсын.

Әлфия МОСТАФИНА.

Гөлчәчәк Вәлиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X