“Бөгелмә авазы” газетасын зур үзгәрешләр көтә
2018 елның икенче яртысында "Бөгелмә авазы" газетасын зур үзгәрешләр көтә. Хөрмәтле укучыларыбыз, замана үзгәрә бара, интернет челтәренең басма газетага карата кызыксыну кимүгә китерүен үзегез дә күрәсез. Язылу бәяләрен дә ярты ел саен арттырып кына торалар. Ни кызганыч, бу мәсьәлә газетаны бастырырга, аны сезгә кадәр җиткерергә киткән хезмәтләрнең бәясе үсү сәбәпле...
2018 елның икенче яртысында "Бөгелмә авазы" газетасын зур үзгәрешләр көтә. Хөрмәтле укучыларыбыз, замана үзгәрә бара, интернет челтәренең басма газетага карата кызыксыну кимүгә китерүен үзегез дә күрәсез. Язылу бәяләрен дә ярты ел саен арттырып кына торалар. Ни кызганыч, бу мәсьәлә газетаны бастырырга, аны сезгә кадәр җиткерергә киткән хезмәтләрнең бәясе үсү сәбәпле килеп туа.
Шулай итеп, барлык шартларны исәпкә алып, газетага булган бәяне саклап калу максатыннан, "Бөгелмә авазы" газетасы атнага бер тапкыр җомга көнне генә чыга башлаячак. Бу үзгәрешләр 2018 елның июль аеннан гамәлгә керәчәк. Туктагыз, кәефегезне төшерми торыгыз: газетабызның гомуми күләме кимеми - без бары тик чәршәмбе санын җомга санына кушабыз гына. 20 бит урынына 24 битле булып чыгачакбыз. Ягъни, 12 бит, безнеке, 12се - "Атна вакыйгалары"ныкы.
Яратып укыган газетагыз сезгә хәзер тагын да "тәмлерәк" булып килеп ирешәчәк. Безнең журналистларыбыз Әлфинур Шәвәлиева, Ләйсән Йосыпова, Алсу Мөкатдәс сезне алга таба да үзләренең эчтәлекле, мәгънәле мәкаләләре белән сөендереп торачак. Яңа төрле кызыклы рубрикалар да читтә калмаячак дип ышандырабыз. Сезнең дә кызыклы тәкъдимнәрегез булса, без бик рәхәтләнеп тыңларга әзер.
Яңалыкларны соңга калып ишетәчәкбез дисәгез, көн кадагындагы темалар белән безнең bugulma-tat.ru сайтында танышып бара аласыз.
Тискәре нәтиҗә ясарга ашыкмагыз, бу үзгәрешләрнең бары уңай якларын гына күрик, безнең белән калыгыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа