Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Бөгелмә авазы” газетасы баш мөхәррире сүзе

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре, бәхетләре һәм кайгылары белән 2016 ел узып бара. Нинди генә булса да, ул һәрберебезгә бер еллык гомер тәҗрибәсе, якты таңнар, хикмәтле очрашулар, алга таба яшәр өчен яңа максатлар бирде. Шуңа күрә дә, Аллаһ биргәнен шөкерана кылып, 2017 елга аяк басабыз. "Бөгелмә авазы" газетасы, аның редакциясе өчен бу...

Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре, бәхетләре һәм кайгылары белән 2016 ел узып бара. Нинди генә булса да, ул һәрберебезгә бер еллык гомер тәҗрибәсе, якты таңнар, хикмәтле очрашулар, алга таба яшәр өчен яңа максатлар бирде. Шуңа күрә дә, Аллаһ биргәнен шөкерана кылып, 2017 елга аяк басабыз.

"Бөгелмә авазы" газетасы, аның редакциясе өчен бу ел җиңелләрдән булмады. 9 ел биредә баш мөхәррир булып эшләгән Руслан Җәләев июнь аенда газетадан китте. Бер айдан соң аның вазифасына мин керештем. Тик, язмыш җилләре үзенчә исә - тиздән миңа да газетаны калдырырга туры киләчәк. Редакция коллективы үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән профессиональ хезмәткәрләрдән тора. 20 елдан артык булган тарихына таянып, замана бурычларына яраклашып, газета тиешле дәрәҗәдә чыга, бөгелмәлеләр күңеленә үтеп керерлек итеп, халык язмышы, аның яшәеше турында яза. Моның алга таба да шулай булачагына газетаны яздыручылар, аны сайтта укып баручылар ышана. Без дә, үз чиратыбызда, Яңа елда тугры әбунәчеләребез янында яңа укучыларыбыз да булыр дигән өметтә калабыз.

"Бөгелмә авазы" Яңа 2017 елда да үз кыйбласына тугры калыр. Һәрбарчабызга исәнлек-саулык, якыннарының җылысын, мәхәббәтен тоеп, үзебез дә яраткан кешеләребезгә дәрт һәм дәрман өстәп шатлык-куанычта яшәргә язсын. "Бөгелмә авазы" белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса