Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Бөгелмә авазы” “Һәркемне хәтерлибез” акциясен башлап җибәрә…».

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында 9 майда традицион бәйрәм парады булмаячак.

Аны, илдәге һәм дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, соңрак вакытка күчерделәр.

2020 елда Татарстанда «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак.

Шул уңайдан Бөгелмә авазы” “Һәркемне хәтерлибез! акциясен башлап җибәрә. Бөек Ватан сугышы геройлары, безнең туганнарыбыз һәм якын кешеләребез, фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан һәркем турында якты истәлекне саклау – бу акциянең төп максаты.

Әлеге акциядә катнашу өчен сугыш ветераннары булган туганнарыгызның армия һәм флот ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең, концлагерь тоткыннары, блокадниклар, сугыш чоры балалары ның портреты төшерелгән фотоларны bugulgazeta@mail.ru сайтына яки безнең социаль челтәрләрнең шәхси хәбәрләренә җибәрергә кирәк.  Үзегезнең  исем-фамилиягезне һәм туганыгыз турында мәгълүматларны күрсәтегез.

Фоторәсемнәр “Бөгелмә авазы”  bugulma-tatarstan.ru  рәсми сайтында Бөгелмә: Үлемсез полк рубрикасында урнаштырылачак  һәм 2020 елның 8 маенда газетаның 18нче санында басылып чыгачак.

 

Теләге булган һәр кеше #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан 

хештегы белән пост куеп, онлайн-акциягә кушыла ала

Акциягә кушылыйк һәм якыннарыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында сөйлик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса