Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

"Бөгелмә авазы" редакциясе хезмәткәрләре-гөмбәдә

Без дә бу эшне кайсыбыз ничек башкарды. Берничә “уникаль” рецептны сезгә дә тәкъдим итәсебез килә.

Аллага шөкер, быел уңыш мул булды. Шул исәптән гөмбәчеләр дә рәхәтләнеп урман байлыгын җыйдылар һәм бу эш әле дә дәвам итә. Атаклы гөмбәче булмасак та, һава шартларының яхшы булуыннан файдаланып, без дә – “Бөгелмә авазы” газетасы хезмәткәрләре, каен урманына барып, баллы гөмбә (опята) җыеп кайттык.

Гөмбәне җыю бик күңелле, әлбәттә, төп саен тезелешеп утырган гөмбәчекләр: “Мине ал, мине ал”, – дип елмаешып торган сыман. Шулай да аларны  эшкәртү, кышка әзерләп кую – төп эш.

Без дә бу эшне кайсыбыз ничек башкарды. Берничә “уникаль” рецептны сезгә дә тәкъдим итәсебез килә.

Мәсәлән, офис-менеджер Клара Усманова эре гөмбәләрне юып, ярты сәгать кайнатканнан соң, иттарткычта чыгарган, шул массаны угыч аша чыгарган кишер, туралган суган һәм тоз, борыч салып, табада 20–30 минут кыздырып, туңдыргычка салып куйган.

– Кыш көне бик уңайлы. Гарнир, ниндидер ярмалар белән бергә пешереп ашарга да бик яхшы. Балаларга да, иремә дә, кунакларга да бик ошый, – ди Клара Ясир кызы.  

Шәхсән үзем туган апамның рецепты буенча, гөмбәләрне маринадлап куйдым. Авыз итеп тә карадык, бик тәмле булган.

Маринадлау рецепты:

Кечкенә һәм тыгыз гөмбәләрне сайлап юабыз. 1 килограмм гөмбә бар икән, димәк, 0,5 стакан су, 1–2 аш кашыгы аш серкәсе һәм 1 аш кашыгы тоз кирәк. Кәстрүлгә су салабыз. Ул кайный башлагач, гөмбә салып, болгата-болгата, салмак утта 30–40 минут кайнатабыз. Күбекне җыеп ташлыйбыз. Ул суны түгәбез. Янәдән су салып, 15–20 минут пешерәбез. Тәмләткечләр әзерлибез. 2 дәфнә яфрагы, 5–6 бөртек хуш исле борыч, 3–4 канәфер, бер чеметем дарчин (корица), бер чеметем лимон кислотасы һәм 1 чәй кашыгы шикәр комы. Уттан алырга 5 минут кала, тәмләткечләрне салабыз. Әзер баллы гөмбәне кайнар килеш пешекләнгән банкаларга тутырабыз һәм тыгыз полиэтилен капкачлар белән каплап чыгабыз. Суыткычта яки базда саклыйбыз.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса