Бөгелмә ата-аналары укучы булып карадылар
Бердәм дәүләт имтиханы - ата-аналар күзлегеннән. Бөтенроссия акциясенә бөгелмәлеләр дә кушылды. Иң кыю 15ләп әти һәм әни рус теленнән БДИ тапшырды. Имтиханга барысы да әзерләнеп килгән: мәктәп программасын хәтердә яңартканнар, өстәмә "дәресләр" алганнар. Авырлыклар бары бланкларны тутырганда килеп туды. Ата-аналардан игътибарлы һәм төгәл булуларын сорадылар. Шуңа күрә оештыру, аңлату өчен...
Бердәм дәүләт имтиханы - ата-аналар күзлегеннән. Бөтенроссия акциясенә бөгелмәлеләр дә кушылды. Иң кыю 15ләп әти һәм әни рус теленнән БДИ тапшырды. Имтиханга барысы да әзерләнеп килгән: мәктәп программасын хәтердә яңартканнар, өстәмә "дәресләр" алганнар. Авырлыклар бары бланкларны тутырганда килеп туды. Ата-аналардан игътибарлы һәм төгәл булуларын сорадылар. Шуңа күрә оештыру, аңлату өчен ярты сәгать вакытны сарыф иттеләр. Имтихан исә бары 30 минут барды. Ата-аналар сынауны ничек "тотты" һәм ничә балл җыя алды?
.jpg)
Бу шаяру түгел, чын имтихан. Сынауны ата-аналар тота! Сер бирмәскә тырышсалар да, борчылулары йөзләренә чыккан. Мәктәп программасы әле хәтердә! Уллары, кызлары да онытырга ирек бирми. Чыгарылыш сыйныф укучылары бит! Ата-аналары өчен рус теленнән вакытлыча "репетитор" да булдылар.
- Минем улым быел мәктәпне тәмамлый. Инде тиздән - имтиханнар. Бик тырышып әзерләнә, шулай да мин аның өчен борчылам. Өйдә БДИ турында еш сөйләшәбез. Ата-аналарга сынау үтү мөмкинлеге барлыгын белгәч, теләп ризалаштым. Улым өй эшләрен әзерләгәндә, мин дә кушылдым. Бергәләп рус теленнән кагыйдәләрне кабатладык, - ди Ольга Анисимова.
Әниләр арасында бары бер әти кеше. Барлыгы унбишләп ата-ана. Һәр мәктәптән - бер вәкил. Алар белән шәһәр мэры урынбасары һәм журналистлар да "Ата-аналар имтиханын" тапшырып карарга булдылар. Ирина Белова бу сынауны инде икенче тапкыр үтә. "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе 2017 елда башланган. Быел Бөгелмәдә сынау үтү урыны итеп 1нче мәктәпне сайлаганнар.
.jpg)
Беркемгә дә бернинди ташлама ясамадылар. Ата-аналар шулай ук кәрәзле телефоннарын тапшырды, тикшерү капкасы аша үтте. Видеокүзәтү камералары белән җиһазланган кабинетка бары ручка, паспорт, бер шешә су һәм шоколад алып керергә рөхсәт иттеләр. Алдан кисәттеләр, шпаргалкадан файдаланырга ярамый, БДИдан куып чыгаралар!
- Бик кырыс шартлар! Безнең вакытта имтиханга бәйрәмгә барган кебек бара идек. Балаларны, әлбәттә, моңа әзерлиләр, шулай да елдан-ел яңа таләпләр. Укучының ничә тапкыр бәдрәфкә чыкканын, анда ничаклы булуын теркәп бару кирәксез, - ди Гүзәл Закирова.
Бланкларны тутырганда ата-аналардан бик игътибарлы һәм төгәл булуларын сорадылар. Имтихан битләрендә бары кара төстәге гельле ручка белән язарга ярый. Сүз уңаеннан, быелгы үзгәрешләргә дә тукталдылар. БДИ биремнәрен һәр мәктәп дискта алачак. Аларны шунда - класста ук принтердан чыгарачаклар. Имтиханга хәтта ике сәгатькә тоткарланып килергә мөмкин. Тик соңга калучы биремнәрне сыйныфташлары белән бергә тапшырырга тиеш булачак. Боларның барысы турында чыгарылыш сыйныф укучылары инде белә.
.jpg)
- Бердәм дәүләт имтиханы дип әйтүгә, балалар түгел, ә күп очракта әти һәм әниләр куркып кала. "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе сынаулар турында килеп туган тискәре фикерләрне бетерүгә нигезләнгән. Имтихан вакытында ата-аналар чыгарылыш сыйныф укучылары үтәргә тиешле барлык процедураларны кабатлый. Сынауларның авырмы, юкмы булуын шәхсән тикшергәннән соң, алар ата-аналар советында үз хис-кичерешләре белән уртаклаша ала, - ди мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Татьяна Руденко.
Ата-аналар өчен шулай да бердәнбер ташлама ясадылар. Имтиханны алар дүрт сәгать түгел, ә бары утыз минут язды. Вакыт аз булса да, җитештеләр. Ярты сәгать эчендә 7 биремне эшләделәр һәм инша яздылар. Барысы да сынауны үтте. Ата-аналарның эшләрен югары бәяләделәр.
Алсу МӨКАТДӘС.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia