Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә архитекторларының эше югары бәяләнде

Бөгелмә шәһәр сулыгы проекты "Яшь архитекторлар заманча девелопментта" приемиясенә лаек булган. Мәскәүдә PROESTATE форумы кысаларында үтүче "Яшь архитекторлар заманча девелопментта" бәйгесенең ярымфиналистларын бүләкләү чарасы булып үтте. Конкурсның ярымфиналында - Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Калининград, Казан һәм Бөгелмә вәкилләре. Безнең шәһәрне тәкъдим итүче төркем арасында Бөгелмәнең баш архитекторы Марсель Каюмов та бар...

Бөгелмә шәһәр сулыгы проекты "Яшь архитекторлар заманча девелопментта" приемиясенә лаек булган.

Мәскәүдә PROESTATE форумы кысаларында үтүче "Яшь архитекторлар заманча девелопментта" бәйгесенең ярымфиналистларын бүләкләү чарасы булып үтте.

Конкурсның ярымфиналында - Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Калининград, Казан һәм Бөгелмә вәкилләре. Безнең шәһәрне тәкъдим итүче төркем арасында Бөгелмәнең баш архитекторы Марсель Каюмов та бар (фотода). Ул бәйгегә Бөгелмә су буен төзекләндерү эшләрен тәкъдим иткән иде.

Финалистларның эшләре 20-26 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта - Urban Week кысаларында презентацияләнәчәк.

Бәйгенең приз фонды:

- "Доверие" компаниясендә стажировка үтү

- "AECOM" компаниясендә стажировка үтү

- "Мезонпроект" компаниясендә стажировка үтү

- "Девелопер" компанияләреннән бүләкләр

Исегезгә төшерәбез, үткән ел республика программасы кысаларында, Үзәк шәһәр сулыгы яр буенда һавадан караганда зур китны хәтерләтүче балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Шунда ук үзенчәлекле амфитеатр - лекторий булдырылды, бик күп утыргычлар, чүп савытлары куелды, җәяүлеләр күпере төзекләндерелде һәм матур итеп бизәлде.

Эшнең икенче этабы барышында танылган язучы Я. Гашек урамында җәяүлеләр һәм велосипед юлы булдырылды. Шунда ук язучы Я. Гашек һәйкәле барлыкка килде. Кече буа районында инеш буен ныгыту эшләре башкарылды. Ул периметр буенча таш белән уратып алынган. Кече архитектур формалар - эскәмияләр куелды, клумбалар ясалды, декоратив үсемлекләр утыртылды.

Марина КОЛЕСНИКОВА.

Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса