Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Безнең шәһәр шулай үзгәрә

Бөгелмәдә иҗтимагый киңлекләр өстендә актив эшлиләр.

Соңгы берничә елда җитди үзгәрешләр кичергән объектлар арасында шәһәр сулыгы, үзәк мәйдан һәм Соколка тавы бар.

Мәйданны этаплап реконструкцияләү 2011 елда башланды. Биредә яңа асфальт түшәлде, брусчатка салынды, Ленин һәйкәлен һәм ЗАГС янындагы скверны тәртипкә китерделәр, чәчәк түтәлләре булдырылды. Биш елдан соң Никахлашу сарае каршында ут белән бизәлешле музыкаль фонтан барлыкка килде.

2018 елда Бөгелмә Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия проектлар конкурсында катнашты. Мәйданны үзгәртү һәм Соколка тавын төзекләндерү планын әзерләргә туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп укучылары, оешма, мәдәният учреждениеләре, район башкарма комитеты вәкилләре һәм инициативалы кешеләр булышты. Иҗтимагый фикер алышуларда алар реконструкция буенча үз идеяләре белән уртаклаштылар.

Үзәк мәйданны Соколка тавы белән җәяүлеләр маршруты аша тоташтырырга карар кылынды. Проект нигезендә, калкулыкта балалар һәм төрле биеклектәге баскычлы күзәтү мәйданчыклары, җәмәгать бәдрәфе, эскәмияләр, кемпинг һәм пикник өчен зоналар ясарга, шулай ук безнең полоса өчен хас булган агачлар һәм куаклар утыртырга планлаштырылды. Нәтиҗәдә, әллеге таудан чаңгы базасына һәм Пугачев мәгарәсенә бернинди кыенлыкларсыз барып җитәрлек булырга тиеш.

Масштаблы Бөгелмә проекты Бөтенроссия конкурсында җиңеп, 100 миллион сумлык грант алды. Үзәктә дә Соколка белән эш һаман да туктап тормый.

**************

Үзәк сулык җәяүлеләр маршрутының дәвамы булып тора. Су саклау зоналарын төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында 2016 елда монда да үзгәрешләр башланды. Сулыкны алга таба төзекләндерүгә финанслау алу өчен, Бөгелмә яңадан Бөтенроссия Уңайлы шәһәр мохитен булдыру проектлары конкурсында катнаша. Җиңү яулаган очракта, грант велосипед юллары, пикниклар өчен зоналар, буккроссинг һәм мәдәни чаралар үткәрүгә тотылачак.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса