Безнең егет – Җиңү парадында
…Әйләнә дә килә язлар, әйләнә дә килә җәйләр… Алар белән бергә армия сафларына язгы чакырылыш та килеп җитә. Быел Кодаш үзенең ике ир-егетен хәрби хезмәткә озата. Хәерле сәгатьтә, балалар!
Узган елның язгы чакырылыш чорында безнең авылдан хәрби хезмәткә алынган биш егет турында "Бөгелмә авазы"нда "Исән-имин әйләнеп кайтыгыз" дигән мәкаләм басылып чыккан иде. Аллага шөкер, моңарчы сынатмадылар егетләр, ир-егет бурычын намус белән үтәделәр. Денис Зөбәиров - Хабаровск краенда, аның күршесе Артур Сәфәров - Сахалинда, Азат Әминов - Краснодар краенда, Илфат Фәйзуллин - Свердловск өлкәсендә, Айнур Хәйруллин Рязань өлкәсендә хезмәт итәләр. Солдатларны туган нигезләрендә ата-аналары, туганнары көнләп санап көтә торган чаклар да якынлашты.
Егетләрнең дүртесе кайта, ә менә Илфат алдагы берничә елын хәрби хезмәт белән бәйләргә ниятләде. Кыска сроклы отпуск белән әти-әнисе янына кайтып, аларның фатихасын да алып китте. Шушы көннәрдә генә беренче югары хезмәт хакын алуга да ирешкән инде егетебез. Уңышлар юлдаш булсын үзенә!
…Мәскәү. Кызыл Мәйдан. 9 Май иртәсе. Чалт аяз күк йөзе. Менә-менә Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган хәрби парад башланырга тора. Кие-
ренке тынлык, әйтерсең лә, зыңлый. Күпләребезнең күзләре экраннарга төбәлгән. Шулвакыт дикторның: "…Сегодня в парадном строю лучшие из лучших!" - дигән сүзләре болай да җәя кылы кебек тартылган күңел җепләрен горурлык хисе белән тибрәтеп алды. Сәбәбе дә бар, чөнки Җиңү парадында Кодаш егете Айнур Хәйруллин да катнаша! "Лучшие из лучших"ның берсе ул иде. Яуда ятып калган дәү бабасы Хәйрулла, сугыштан берничә мәртәбә яраланып, инвалид булып кайтуына карамастан, тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен шул чорда илебезнең иң югары бүләге - Ленин ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән бабасы Лотфулла һәм яудан кайтмый калган, һәлак булган күп-күп туганнары күктән аңа карап, горурланып торганнардыр…
Афәрин, Айнур! Хезмәтеңне тәмамлап, өйгә кайткач, көндәлек тормышта да яхшыларның берсе бул. Хәйруллиннар нәселенә тап төшермә! Ышанабыз сиңа.
Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа